Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ләке мәктәбе директоры Эльмира Дәүләтшина: «Мәктәпне бик яшәтәсебез килә»

Сарман районының Ләке авылындагы 11 еллык мәктәп Я.Игәнәй исемен йөртә. Монда, шулай ук, балалар бакчасы, авыл музее урнашкан.

Ләке мәктәбе директоры Эльмира Дәүләтшина, чыгышы белән Яңа Әхмәт кызы. Тормыш аны Чукмарлыда мәктәп ябылганнан соң, Ләке мәктәбенә китерә, инде 15 ел дәвамында ул биредә җитәкчелек итә. Эльмира Хатиповна сүзләренчә, Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) исемен йөртүче Ләке мәктәбе, укучыларга һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

«Мәктәп коллективы — бердәм һәм тәҗрибәле укытучылардан тора. Барлыгы 11 укучы, 5 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Әйе, укучылар саны аз булу — төп проблемаларның берсе, әмма бу хәл мәктәпнең актив тормышына комачауламый. Укучылар район күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашалар, проектлар өстендә эшлиләр. Мәктәпне бик яшәтәсебез килә. Мәктәпле булу — авылны саклап калу дигән сүз», — дип саный мәктәп директоры.

Мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә зур почмак ясалган. Ялга кайткан егетләр белән очрашулар үткәрелә, һәлак булган геройлар искә алына, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә. 

Мәктәпнең тагын бер горурлыгы — 20 еллык тарихы булган музей. Музей җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилүзә Ильина сүзләренә караганда, авыл халкы музейны экспонатлар белән даими рәвештә баетып тора. Музейда авыл тарихы, мәктәп тарихы, сугышчан Дан залы, Ямаш Игәнәйнең тормышы һәм иҗаты чагылдырылган. Биредә сирәк очрый торган әйберләр, шул исәптән җиз самовар, эш кораллары, борынгы акчалар, милли киемнәр саклана. Музей материаллары укучыларга фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга һәм призлы урыннар яуларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев