Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кызыл Тау авылында гомер итүче Раиса Герасимова иҗаты

Басу-кырларны ямьләп, көнбагышлар кояшка үрелә.

Юл буендагы басуларда үсеп утыручы көнбагыш кырлары кайсыбызның гына күзен иркәләми икән? Кукмара районының Кызыл Тау авылында яшәп иҗат итүче Раиса Герасимова да бу хакта бик матур шигырь язган.

Көнбагышлар
Нинди сагыш, нинди моң бу дисәм,
Сандугач моңы икән...
Шул сагышка кушылып дулкынлана,
Көнбагыш кыры икән.

Сары йөзле көнбагышлар,
Кояшка елмаялар,
Юл буена тезелөп, һәр юлчыга,
Хәерле юл теләп калалар.

Көнбагышлар бигрәк матур,
Чәчәк аткан чагында,
Кояшка карап елмайгач,
Матурлана тагын да.

Һәр көн кояш чыгуын алар,
Елмаеп каршы ала,
Ә кич җиткәч, керфекләрен йомып,
Татлы йокыга тала

Көнбагышның чәчәкләрен,
Юрамагыз сагышка,
Күңелләргә шатлык өстәү,
Бирелгән көнбагышка

Көнбагыш - бик матур чәчәк,
Ә безнеңчә була айбагыр,
Айбагырны назлап кояш чыга,
Аны назлап кичен ай калкыр.

Раиса Герасимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев