Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кызыклы тәкъдимнәр җитәрлек булыр (йолдызнамә)

16-21 июльгә йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель). Кучкарлар өчен уңышлы башлангычлар чоры җитә. Күптән күңелегездә йөрткән ниятләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге туачак. Атна ахырында күңелегезне күтәрердәй сөенечле хәбәр ишетерсез.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Үгезбозауларны күңелле очрашулар һәм җылы аралашулар көтә. Эштә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге чыгар, җитәкчелек тә тырышлыгыгызны лаеклы бәяләр. Гаиләдә татулык һәм аңлашу хөкем сөрер, өйгә бәйле бер мәсьәлә дә уңышлы хәл ителер.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Яңа атна яңа мөмкинлекләр алып килер. Финанс мәсьәләләрендә сөенечле үзгәрешләр булуы ихтимал. Көтмәгәндә килгән тәкъдим киләчәктә зур файда китерергә мөмкин.

Кысла (22 июнь — 22 июль). Бу атнада кешеләрнең күңел халәтен ачык китаптай укырсыз. Бу сезгә хаталардан сакланырга һәм дөрес юлны сайларга ярдәм итәр. Якыннарыгыз белән горурланырсыз, киләчәккә дә ышаныч белән карый башларсыз. Аралашканда бәхәсле темалардан читтәрәк торып, нейтраль темаларны сайлау хәерлерәк булыр.

Арыслан (23 июль — 23 август). Хезмәт хакыгызның арту ихтималы хыял гына булып калмаска мөмкин. Үз көчегезгә ышаныч арту яңа үрләр яуларга этәрер.

Кыз (24 август — 23 сентябрь). Нәрсәне үзгәртергә теләвегез турында күп сөйләмәгез — сүзләрегезне гамәлләр белән раслагыз. Моның өчен көчегез дә, энергиягез дә җитәрлек булыр. Күңел ачуларга, бүләкләргә һәм кыйммәтле сатып алуларга зур чыгымнар тоту өчен иң кулай вакыт түгел.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). Хәзер үзегезгә җиңел ирешеп була торган, артык зур булмаган максатлар кую файдалы. Ахыргы нәтиҗәне күз уңында тотыгыз һәм аңа кечкенә, әмма ышанычлы адымнар белән барыгыз.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Бу көннәр планнар кору, хәтта хыялларга бирелү өчен дә уңайлы. Бәлки башыгызга гадәти булмаган кызыклы идея килер. Аралашканда эшлекле һәм һөнәри темалардан читләшеп торыгыз, рухи һәм фәлсәфи мәсьәләләр турында ешрак фикер алышыгыз.

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Яңа танышулар да, кызыклы тәкъдимнәр дә җитәрлек булыр. Атна ахырында үзегезне кечкенә генә бүләк белән сөендерергә онытмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Тәҗрибәле кешеләрдән файдалы киңәшләр ишетерсез, кызыклы идеяләр дә туар. Шуңа күрә мөһим темалар буенча фикер алышудан, бәхәсләшүдән курыкмагыз, эшкә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшегез, планнарыгыз белән уртаклашыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль). Тирә-юньдәгеләр арасыннан кемдер һөнәри үсешегезгә комачауларга мөмкин. Кыенлыклар килеп чыкканчы ук тиешле чаралар күрегез. Хәзер икеләнеп утырырга вакыт түгел — кыю һәм тәвәккәл булыгыз.

Балык (19 февраль — 20 март). Балыклар өчен тыныч һәм нәтиҗәле атна көтелә. Эшләрегез җайлы гына барыр, ә нәтиҗәсе сөендерер. Якыннарыгыз белән уртаклашкан шатлык күңелегездә озак сакланырлык җылы эз калдырыр.

Шәһри Казан

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев