Кышкы юлга хезмәт күрсәтүдә, республикабызның үз юлларында — 1070, ә федераль әһәмияткә ия булган гомум кулланудагы юлларда 382 берәмлек техникадан файдаланыла.
Кардан чистарту белән беррәттән, юлларга сибү өчен 520 мең тонна комлы-тозлы катнашма, 92,9 мең тонна техник тоз, 430 мең тонна ком, бозга сибү өчен 35,5 мең тонна реагент әзерләнелгән. Елга комы — үзебезнеке, ә техник тоз Пермь ягыннан кайтартылган. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кышкы юлларны карап-чистартып торуга кагылышлы киңәшмәсендә юлга сибелә торган техник катнашмаларның җитәрлек күләмдә әзерләп куелганын искәрткәннәр.
Нет комментариев