Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Күренекле шагыйрә Клара Булатова вафат

Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны оҗмахта булсын, диелә хәбәрдә.

* * *

Клара Булатова - Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, дистәдән артык шигырь китаплары авторы.

Шагыйрә Клара Булатова 1936 елда Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган. Ул Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы, Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, «Нур» телекомпаниясендә эшли.

1960 еллардан башлап иҗат итә. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган. 1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1994), Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007), Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Клара Булатованың үсмерлек һәм яшьлек еллары Сарман районындагы Ләке авылында, керәшеннәр арасында үткән. Шуңа күрәдер дә, Клара Булатованың керәшеннәргә булган аерым бер ихтирамлы, эчкерсез яратулы мөнәсәбәте үзе иҗат иткән шигырьләрдә, хикәяләрдә дә урын алган. Аның 2011 елда басылып чыккан “Келәү” китабындагы барлык шигырьләре һәм повесте тулысынча керәшеннәргә багышланган.

19 мартта аңа 89 яшь тулган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев