Күренекле карендәшебез Луиза Янсуардан шигъри тәлгәшләр
Луиза Янсуар (Шарова) 1981 елның 13 августында Питрәч районының Кәвәл авылында туган. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченә. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.
1998 елда Луиза Янсуар авылы урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны шагыйрьнең «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыга. Шигърият остаханәсендә аның иҗаты тикшерелеп, үзе Татарстан язучылар берлегенә тәкъдим ителә. 2000 елда Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә.
Бүген шагыйрә Луиза Янсуарның гомер бәйрәме. 18 яшендә беренче шигырьләр китабы чыккан карендәшебез — заманабызның танылган язучылары сафында.
Без кабат яшәргә өйрәндек
Яз белән — егерме икедә.
Онытып бар туган көннәрне.
Һәм үлгән көннәрне бер төндә.
Һәм калды ул язда кәбенгә
Алынган балдаклар. Ә антлар...
Сибелде, көл булып, урманнар
Өстенә... Коелды канатлар.
Үзгәртте исемен кафелар,
Кибетләр, банклар... шампуньнар.
Колагын сагайтты кешеләр:
Кемнәрнең ишеген шакырлар?
Без «хуш» дип әйтмәскә өйрәндек
Көз белән — егерме дүртенә.
Мәйданнар аркылы үткәндә,
Карашны күтәрми үтәргә.
Озакка сузылса — көтәргә:
Онытып гасырның кайсысы?
Һаман бер урыннан кисмәс, дип,
Тәкъдирнең кайчысы.
Диңгезләр дөрләгән чагында,
Һавага юл ачмый, җибәрми,
Мин тоям, уратып, торганын
Изгеләр — саклыйм дип — тирәли.
Оҗмах та, тәмуг та кушылды.
Хәвефсез кыйтга юк — картада.
Бу инде — Яшәүнең аръягы:
Егерме алтыда.
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев