Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Күңел аклыгы (парча)

Табигатьтә кыш хакимлек итә. Ак карга, бигрәк тә бу кышыбызның озак көттергән аклыгына күңел сөенә.

Кар бөртекләре хисапсыз күп, алар күктә бөтерелә-бөтерелә үз җыруларын сузалар да, кулга-кул тотышкандай, бер-берсенә сарылып, җир кочагына төшеп сыеналар. Һай, нигә соң бу кеше дигәнең дә ак карлар кебек түгел икән? Дөньяда бар кешегә дә урын җитә, тату гына яшә бит инде. Юк шул, моны бар да аңламый, кемнәрнеңдер күңел тарлыгы, көнчелеге өскә чыга да, тирә-яктагылар өстенә пычрак булып ягыла. Бер көнлек тормышта мәңгегә китмәскә килгәндәй кыланабыз, ак карлардан өйрәнәсе иде яшәргә…

Тәрәзәдән урамга карап, шундый уйлар эчендә йөзгәндә, колагыма эт өргән тавыш ишетелде. “Дус”кай икән. Ишегалдында карда ауный, рәхәтләнә генә. Ул да быел карны сагынган икән, кара, ничек уйный. Карлар гына түгел, “Дус”кай да яхшылык кадерен белә, күзгә мөлдерәп карап тора. Гүя, “күңелеңә каты кагылганнарын аңлыйм ла, ярдәм генә итә алмыйм”,  дип әйтә кебек.

“Дус”... Кайчан килеп кердең соң әле син минем тормышыма? Кайчан? Искә төшерү өчен хатирәләрне акрынлап кына актарам... Шушындый буранлы кышкы көндә икенче әниебезне Алан авылында җир куенына тапшырган идек. Безнең Ләкедә 28 ел яшәсә дә, ни өчендер, үзен Аланга алып кайтып күмәргә васыять итте ул. Әнине җирләгәч, авыр булды, “тормыш китабым ябылды” дип уйладым. Юк, башы гына булган икән.

Әни өстенә озак кайта алмадым. Биш ел вакыт үтеп тә киткән. Май азагы иде, һич тә уйламаганда, машина зират ягына борылды. “Кайттым бит, әни”, – дигән сүзем мәңгелек тынлыкта таралды. Ул көнне миңа, эчке халәтемә нидер булды, үзем дә аңламадым. Әллә тынлык тәэсире, әллә күңел кузгалуы, Аланда бөтенләйгә каласым килде...

Август башында инде тәрәзәдән зиратның мәңгелек тынлыкны җннарына сыйдырган чыршыларына сокланып карап утыра идем. Урман кочагына сыенган Аландагы тынлыкны, матурлыкны берничек тә аңлап бетереп булмый әле. Аның өчен вакыт кирәк. Күңел сабый баладай сөенә, очына. Ул вакытта биредәге каршылыкларга әзер булмаганмын икән шул...

Аланга кайтып яши башлауга, туганым көчек бүләк итте: “Күңелсезләнеп утырма, менә сиңа дус”. Бу сүзләрне ишеткәч, мин көчекне “Дус” дип атадым. Көчегем казлар, үрдәкләр артыннан йөгереп, тәгәрәп үсте. Бик сизгер сакчы булды. Минем янга ярдәм сорап килүчеләрне каршы ала. Төнннәрендә “Дус”ның көчле тавышы бик тиз аякка бастыра.

Шулай бер кышкы төндә этемнең йөрәк өзгәләнерлек итеп өрүенә уяндым. Борчылып, тәрәзәдән күз салдым. Ә анда, ишегалдында – бүре. Дөньямны онытып, ут шикелле атылып чыктым. Кулыма нәрсә алганымны да белмим, каты кычкырып, моны куа башладым. Ә ул хәрәкәтсез, кымшанмыйча да утыра, курыкмый да. Кыргый бер матурлык. Кычкыра торгач, урман ягына борылды. Ике көннән тагын килде бу. Тагын куып җибәрдем. Нәкъ төнге унберенче яртыда килә. Өченче төнгә кергәч, тагын килерме инде дип, борчыла башладым. Килде ул төнне дә. Абзарга бара башлагач, каршына чыгып бастым. Тимер савытлар кагып, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып кудым теге кыргыйны. Шуннан соң бүтән күренмәде...

Соңлап килгән кышның ак бураннарына уралып, “Дус”ның кар кочагында шаяруына тәрәзәдән карап торганда, шул вакыйга исемә төште. Ул кышкы төндә “Дус”каем бүрегә ничек азык булмады икән дигән уйдан йөрәгем өзелеп киткәндәй булды. Өч төн рәттән бүренең ишегалдыма килүе язмышның миңа сынау әзерләвен искәртүе булдымы икән әллә? Янәшәмдә ышанычлы кешеләр, тынычлыгым сагында “Дус”каем һәм һәр эшемдә булышчы Ходаем булганда, сынауларны җиңәрмен. Һич тә башкача була алмый. Чөнки минем әле авылда чиркәү төзелеп беткәнен күрәсем, Алан күгендә чаң тавышы яңгыраганны ишетәсем бар…

Бу елның соңгы аенда, соңгы көннәрендә Алан күгендә бөтерелә-бөтерелә җир кочагына сыенучы энҗе карлар да пышылдый бит әнә: “Сынауларны Ходай көчлеләргә генә юллый. Сынауларга бирешмә, изгелек тулы күңелең аклыгын сакла”...

Роза МУСИНА.

Сарман районының Алан авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев