Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Куллар могҗизалар тудыра»: Мәләкәстә волонтерлар эше гөрли

Тукай районының Мәләкәс авылында чын күңелдән ярдәм итү теләге белән янып торучы кешеләр бар.

Авыл китапханәсенә «Өмет» волонтерлар отряды членнары җыела. Аларның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.

Волонтерлар инициативасы белән биредә мендәрләр тегә башлыйлар. Ләкин бу гади мендәрләр генә түгел. Аларның һәрберсенә игътибар билгесе, «без сезнең белән» дигән сүзләр, тырыш хезмәт һәм чын күңелдән кайгырту хисләре беркетелгән. Бу мендәрләр сугышчыларга өй җылысын, якыннарының ярдәмен һәм аларны көтеп торуларын искә төшерер дип ышанабыз.

Берничә көн эчендә генә дә волонтерлар тырышлыгы белән инде йөз илле мендәр ясалган һәм эш әле дә дәвам итә. Бу – чын күңелдән килгән ярдәмнең, бердәмлекнең һәм изгелекнең ачык мисалы. Мәләкәс авылы халкы үзләренең хәрбиләренә ярдәм итү өчен бар көчен куя. Аларның йөрәкләре изгелек белән янып торганда, куллары чыннан да могҗизалар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев