Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Кукмараның чигү остасы Ирина Иванова

Кукмарадан Светлана Яковлева керәшенчә марафон кысаларында якташы, чигү остасы Ирина Иванова белән таныштырды.

Кешелекнең иң асыл сыйфатларын үзләренә туплап, яшәү рәвешләре, тормыш тан ямь табып тирә-якка мәхәббәт, матурлык сибүче асыл затлар безнең районда да бик күп. Шуларның берсе –  Ирина Валентиновна Иванова.

Ирина Валентиновна белән беренче тапкыр мәктәптә эшләгәндә таныштык. Мәгариф идәрәсенең белгече буларак семинарга килгән иде. 

Ирина Иванова 1982нче елда Кукмара шәһәрендә туган. Кукмараның 4нче мәктәбен тәмамлап КДПУ математика һәм информатика факультетында белем ала. Педагогик эшчәнлеген Кукмара мәктәпләрендә укытучы буларак башлый. 2012 нче елдан мәгариф идәрәсендә белгеч булып эшен дәвам итә.

Тормыш арбасы тәгәрәп, гел үзгәреп алга таба бара... Ирина Валентиновна да 3 ел элек гомер буе яраткан шөгыле – чигүне төп эшенә әйләндерә. Балачактан кул эшләренә кызыксыну уяткан әнисе белән оекбашлар, шапка, бияләйләр бәйләгәч, тегү теккәч, кулдан чигү чиккәч, кул эшенең башка төрләре белән мавыгып китә. Машина белән чигү ысулын өйрәнә. Милли бизәкләргә өстенлек бирә, чөнки миллилек, рухи матурлык Ирина Валентиновнаның кечкенәдән күңеленә сеңгән.

Хәзерге вакытта ул яраткан шөгылен камилләштерү өстендә эшли, күптөрле проектларда, осталык дәресләрендә катнаша. Үзенең эшләре белән бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә халыкка осталыгын күрсәтә.

Ирина Валентиновна тормыш иптәше белән 1 малай, 1 кыз үстерәләр. Ире белән тормышларыннан канәгатъ булып, киләчәккә зур өметләр баглап яшиләр. Ивановлар гаиләсе һәркемгә үрнәк, районыбызның асыл затлары булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев