Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кукмарадан Анжелика Михайлованың Яңа ел истәлекләре

Яңа елның якынлашуы белән һәр кеше күңел тынычлыгы, тазалык, саулык, бәхет һәм дөнья тынычлыгы кебек изге теләкләр тели.

Мин дә, әлбәттә, бу изге теләкләргә кушылам, аларның һәркайсы тормышыбызда үз урынын тапсын иде дип чын күңелдән телим. Ләкин студент тормышының үзенчәлекләре бар, шуңа күрә минем дә башка төрле теләкләрем барлыкка килде. Чынлап та, Яңа ел алдыннан бераз рәхәтләнеп ял итеп, дуслар һәм якыннар белән күңелле итеп бәйрәм каршы аласы килә. Әмма бу якты бәйрәмнәр алдыннан студент тормышының иң җаваплы чоры — сессия башланып китә шул! Шуңа күрә хәзерге вакытта минем иң зур, иң кайнар теләгем — бу сессияне бары тик яхшы билгеләргә генә ябып, туган якка ялларга кайтып китү. Кыш Бабай минем бу гади, әмма бик мөһим теләгемне ишетер һәм аны һичшиксез чынга ашырыр дип өметләнәм!

Кечкенә чакта, әлбәттә, балаларның күбесе Кыш Бабайдан матур уенчыклар яки тәмле-тәмле кәнфитләр сораганнардыр, мөгаен. Ләкин минем хәтердә уелып калган, үзенчәлекле бер хатым бар. Ул вакытта мин Кыш Бабайдан гап-гади уенчык түгел, ә зур гына бер энциклопедия китабы сораган идем. Бу вакытта миңа якынча 6-7 яшь тирәләре булгандыр. Белемгә омтылышым, дөньяны танып белүгә кызыксынуым бик көчле иде, чөнки мәктәп бусагасын яңа гына атлап кергән чагым иде бит. Мин хатымны бик тырышып, төрле төсле итеп бизәдем. Соңыннан аны тәрәзә төбенә куеп киттем. Шул көнне без гаиләбез белән кунакка бардык. Кире әйләнеп кайткач, тәрәзә төбенә карасам— хат юк! Эх, ничек сөенгәннәремне әйтеп бетерерлек түгел иде! Димәк, Кыш Бабай минем хатымны үзе килеп алып киткән бит! Ниһаять, Яңа ел кичендә, без бәйрәм табыны артында утырганда, тәрәзәгә кемдер шакыган тавыш ишетелде. Әти белән әни миңа: «Кызым, чыгып кара әле, бәлки берәрсе котларга килгәндер?», — дип, урамга чыгарга куштылар. Ишекне ачсам, урамда беркем дә күренмәде, бары тик тавыш кына ишетелгәндер дип уйладым. Ләкин күземне аяк астына төшерсәм, кар өстендә бик зур, яп-яңа коробка тора иде! Мин шатлыгымнан бар көчемә: «Әти, әни, минем янга Кыш Бабай килгән, миңа бүләген калдырып киткән!» — дип кычкырдым. Чынлап та, ул миңа хатымда сораган шул ук энциклопедияне алып килгән иде. Бу минем гомерем буена хәтердә калырлык, иң кадерле һәм истәлекле бүләкләрнең берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев