Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кукмарада да “Туганайлар”ны яратып укыйлар

“Туганайлар” – илебездәге барлык керәшен гаиләсен берләштерә торган бердәнбер мәгълүмат чыганагы.

Ул халкыбызның мәдәниятен, тарихын, динен һәм, шулай ук, бик күп проблемаларны чагылдыра. Шуңа күрә балалары һәм оныклары да үзләренең керәшен икәнлеген белүләрен теләгән карендәшләрнең барысына да газетабызны өенә яздыртып алырга, укырга кирәк.

Безнең гаиләдә керәшен газетасын әти-әниләр яздыртты. Бу әле безнең яшь чаклар. Без кунакка килгәч, әти: “Менә нәрсә язганнар, укыгыз! И, ничек оста итеп язганнар бит. Шушы гәҗитне укыгач, яшь чагым искә төшә. Менә бу биттә язылганнарны карагыз, безнең авылда да нәкъ шулай иде”, – дип, кулыма “Керәшен сүзе”н тоттыра иде. Мин күз йөртеп чыккач, газетаны тишеп, алданрак чыккан саннары янына теркәп куя.

Аннары инде үзебез дә “Туганайлар” газетасын яздырта башладык. Үз газетабыз күңелгә якын, шулай булгач, аңа ничек язылмаска да, ничек укымаска?! Яшәешебез, уй-фикерләребез, тормышка карашыбыз шушы газетада чагылыш таба.

“Туганайлар”ның 23 октябрьдә чыккан санын авылыбыз китапханәчесе Алина Павлова белән бергәләп карап чыктык. Бу санда Алина Васильевнаның авылдашы турында язылган “Терәк булырлык әтиебез бар” дигән мәкалә басылган. Ул аны бигрәк тә кызыксынып укыды. Сарман районыннан карендәшебез Роза Мусинаның “Бөяр белән Алан арасы” дигән язмасын инде үзем игътибар белән укыдым, анда иремнең папасы яклап әбисенең туганнары Смирновлар турында да язылган. Күрәсезме, бер газетада гына да туганнарыбыз турындагы язмаларга тап булдык.

Яраткан газетам үзе дә мине ярата. “Туганайлар” газетасына язылучылар арасында ел саен уйнатыла торган бүләкләрнең берсенә мин дә ия булдым: 2023 елда үтүк оттым. Үзем туры эфирдагы уен барышын карый алмадым. Сөенечне коллегам, Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова телефоннан шалтыратып әйтте.

Онытмагыз, карендәшләр, безнең “Туганайлар” ул үзен яратканны ярата. Бердәм булып, киләсе 2026 ел өчен “Туганайлар”га язылып куйыйк. Алты айга 648 сум гына тора бит. Бер кило сөяксез ит бәясеннән дә арзанрак. Бер көн ансыз да торып булыр, аның каравы, ярты ел буе “Туганайлар”ны укырбыз.

Светлана ЯКОВЛЕВА,

Кукмара районының Манзарас авылы мәктәбе директоры урынбасары, мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе.

 

Фотода: Светлана Яковлева (уңда) һәм Манзарас китапханәсе хезмәткәре Алина Павлова яңа гына килгән “Туганайлар” белән танышалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев