Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кристина Кучаева: «Кеше үз тамырларын белсә генә, тормышта нык басып тора ала»

Норлат районының Чурабатыр авылыннан Кристина Кучаева «Керәшен әдәбе» төшенчәсе турында язды.

Керәшенлекне киләчәк буыннар өчен саклау — мирасыбыз көче. Керәшенлекне ничек сакларга? Мин ышанам: кеше үз тамырларын белсә генә, ул тормышта нык басып тора ала. Иң мөһиме, балаларны нәсел традицияләрендә тәрбияләү. Балалар туганнарының кайда яшәгәнен күрсеннәр, алар белән бәйләнешне сизсеннәр. Әби-бабайлар, тутай-дәдәйләр белән таныштыру. Аларның тормыш тарихлары — безнең бәяләп бетергесез мирасыбыз. Уртак йолаларда, бәйрәмнәр, туйлар, хәтта озату йолаларында да катнашу — үз тамырыңны ярату. 

Минем бәхетем тулы! Балаларымны әбиләренең җылысы һәм мәхәббәте урап алган. Иремнең әбисе — чын белем саклаучы, аның иман китаплары һәрвакыт өстәл түрендә. Ул укыганнары белән уртаклаша, балалар исә аны бирелеп тыңлыйлар. Авылга еш кайтуыбызның һәм хәтта анда йорт сатып алуыбызның балаларны үз тамырларына никадәр нык тартуын сизәм. Мин укырга яратам, әмма, кызганычка, шәхси китапханәмдә әлегә керәшеннәр турында китаплар юк. Тиздән бу хәл үзгәрер дип өметләнәм. Керәшенлекне саклау өчен тагын нәрсә эшләп була? Керәшен мәдәни үзәкләренә һәм аларның чараларында катнашу — бу эшнең башыдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев