Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен Чибяре-2025» титулы иясе Ариана Кадыйрова: «Җаваплылык елы булды»

«Кряшен Чибяре-2025» Ариана Кадыйрова белән әңгәмә.

— Ариана, «Кряшен чибяре» титулын алганнан соң тормышыңда нәрсәләр үзгәрде?
— Бу — җаваплылык һәм үсеш елы булды. Титул — керәшен кызының йөзе булу горурлыгы, сүзләр белән аңлатып бетергесез хисләр бүләк
итте. Күпсанлы очрашулар, чыгышлар, әңгәмәләр... Халкыбызның матурлыгын, мәдәниятен дөньяга күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

— Җиңүче кыз керәшеннәрнең күңел аклыгына әйләнә. Син үз миссияңне нәрсәдә күрәсең?
— Миссиям — керәшен кызларының рухи байлыгын, матурлыгын һәм белемен гәүдәләндерү, башкаларга да күрсәтү. Үземне төрле халыклар арасында бердәмлек күпередәй итеп тоям. Элгәредән сакланып килгән традицияләрне хөрмәт итеп, заман агымында калып, яшьләргә үрнәк булу — бурычым. Халкыбызның тарихын, телен, йола-гадәтләрен саклап, аларны горурлык белән киләчәккә илтү – максатым.

— Традицияләрне саклап, заман белән бергә атлар өчен керәшен кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Гыйлемле, ачык күңелле һәм нык рухлы булырга тиеш. Үз тамырларын белүче, дөнья белән бергә үсүче. Намуслылык, түземлелек, игелек аның йөзендә чагылырга тиеш. Заманча фикерләү, иҗатка омтылыш аны чын керәшен кызы итә. Минем өчен, республика күләмендәге «Питрау» фестиваленең бер өлеше булу — горурлык. «Питрау» — безнең ныклы традицияләрне, җыр-биюләрне, аш-суны күрсәтү мәйданчыгы. Бу — безнең халыкның яшәве, сулышы, киләчәккә ышанычы.

— Конкурс керәшеннең байлыгын һәм эчке матурлыгын күрсәтә аламы?
— Әлбәттә! Конкурс — күңел байлыгы, белем тирәнлеге, үз халкыңны яратуның чагылышы. Без, конкурста катнашучы кызлар, тарихыбызны, йола-гадәтләрне дөньяга ачабыз. Бу – безнең керәшен культурасының көзгесе.

— Узган ел конкурска әзерлек вакытында иң авыры һәм иң кызыклысы нәрсә булды?
— Эчке куркуымны, оялчанлыгымны җиңү авыр булды. Ягъни, сәхнәдә үземне иркен тотарга өйрәнү. Иң кызыклысы — керәшен киемнәрен, бизәкләребезне, йолаларны өйрәнү, аларның асылына төшенү. Шулай ук, башка кызлар белән танышу, уртак тел табу бәхетле мизгелләр бүләк итте. Ул кызлар белән дуслыгыбыз хәзер дә дәвам итә.

— Әгәр узган елгы конкурстан бер мизгелне кайтарырга мөмкин булса...
— Финалдагы сәхнәне түгел, ә әзерлек этабындагы күңелле минутларны сайлар идем. Ул вакытта без, кызлар, бергә репетицияләргә йөрдек, бер-беребезнең киемнәрен карадык, төн уртасына кадәр сөйләшеп утырдык. Ярдәмләшү, борчылу — иң кадерле хатирәләр. Мин ул мизгелләрне яңадан кичерер идем. Чөнки кызларның чын матурлыгы сәхнә артындагы шул ихлас аралашуда чагыла. Бәйге — бер мизгел, ә дуслык, уртак хисләр — гомерлек.

— Җиңүчене игълан иткәндәге хисләрең?
— Йөрәгем шатлыктан купкандай булды. Бер үк вакытта җаваплылык та, чиксез рәхмәт хисе дә иде. Әниемнең шатлыклы күз яшьләре, авылдашларның горур карашы... Ул мизгел тормышымдагы иң якты минутларның берсе булып хәтеремдә калды.

— «Кряшен чибәре»нә әзерләнүче кызлар нәрсәгә игътибар итсен?
— Иң мөһиме, үзегез булыгыз. Тышкы матурлык кына түгел, күңелегезнең яктылыгы, белемегез, ихласлыгыгыз мөһим. Милли мирасыбызны тирәнтен өйрәнегез, телебезне, йолаларыбызны яратыгыз. Куркуны җиңеп, үзегезне иркен тотарга тырышыгыз. Кызлар, һәркайсыгыз — үзенчә матур, үзенчә көчле. Сәхнәдә горурлык белән басып торыгыз. Титул кемгә эләгүенә карамастан, сез барыгыз да җиңүче, чөнки сез үз халкыгызны, мәдәниятегезне яратасыз!

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев