Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Красный Ключ поселогы мәктәбе укытучысы Зинаида Пестровага мактау билгесе тапшырылган

Түбән Кама районының Красный Ключ поселогы мәктәбе укытучысы Зинаида Пестрова «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләнде.

Мактау билгесе карендәшебезгә хезмәт чорында ирешкән зур казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан мәгариф һәм фән министры И.Һадиуллинның 128нче боерыгы нигезендә бирелде. Олы бүләкне аңа Укытучылар көненә багышлап уздырылган тантанада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәәһр мэры Радмир Беляев тапшырды.

Чәбия авылы кызы Зинаида Васильевна гомеренең 40 елын Красный Ключ поселогы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытуга багышлаган педагог. Исеме дә инде җир йөзеннән югалган Чәбия авылы белән бәйле «Баш чишмә» керәшен фольклор ансамбленә йөри. Үзләренең Чәбия авылы җыруларын, көйләрен саклап калуга үз оныкларын да тарта. Сабый чагыннан ук хәтере түрендә урын алган йола-гадәтләр, Чәбия керәшеннәренең көнкүреш үзенчәлеген чагылдырган әйбер-кара, ыру мирасын саклау йөзеннән, аларны үз куллары белән сувенир-экспонатлар итеп ясый. Укытучы Зинаида Пестрованың кул осталыгы белән бергә, күңел җылысы да салынган ул экспонатларны төрле күргәзмәләрдә күрергә була.

Фото Зинаида Пестрованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев