Красноярск краеның Пировский районындагы Комаровка авылында Питрау үтте
Питрау бәйрәмен 5 июльдә ерак Себер якларында гомер итүче карендәшләребез башлап җибәрде
Комаровка авылында Питрау өченче мәртәбә һәм бу юлы инде Пировский округы бәйрәме буларак уздырылды. 2023 елда Комаровка керәшеннәре Питрауны авыл клубында билгеләп үткәннәр, 2024 елда ул зур оешканлык белән, тирә-як халкы катнашында үткән. Элек комаровкалылар Тройсын бәйрәме уздырып килгәннәр. Танышыбыз Лидия Тараканова әйтүенчә, аның үзенә күрә сәбәбе дә булган. Шимбә көнне зиратка, үлеләр өстенә барганнар, ә икенче көнне мәйданга Тройсынга җыелганнар.
Быел Комаровка авылы халкы Питрауга бер ай алдан әзерләнә башлаган. Мәйданны әзерләү, керәшен бистәрләре, чигүле әйберләр белән бизәү, өстәлләр көйләү, милли ризык пешерү – болар күп вакыт алган. Аның каравы, Питрау бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ошаган. Аны зурлап үткәрүне җитәкчеләр дә хуплаган. Питрауны ел саен Комаровкада уздырырга дигән уртак фикергә килгәннәр.
Питрауга килүчеләрне керәшен милли киемендәге кызлар ипи-тоз белән каршы алганнар. Питрау символы һәм традиция буларак, олы кунакларга чигүле бистәрләр бүләк ителгән.
Бәйрәмне керәшенчә киенгән Валентин Иванов, аның кызы Виктория һәм Регина Иванова үзебезчә һәм рус телендә бик матур итеп алып барганнар.
Тантана барышында авылның хөрмәткә лаеклы кешеләрен котлап, бүләкләр тапшырганнар. Алар арасында Комаровка авылының “Чишмә” фольклор ансамбленә йөрүче карендәшләребез – 70нең өске ягындагы Людмила Кузьмина һәм Пелагея Тарканова да бар. Авылның иң карт кешесе – 92 яшьлек Казырбикә әбигә дә истәлекле бүләк бирелгән. Комаровкадагы иң кечкенә игезәк балалар – бер яшьлек Эмилия белән Ариана да Питраудагы беренче бүләкләрен алганнар. Алар – карендәшләребез Татьяна һәм Валерий Егоровларның алты балалы гаиләсендәге төпчекләр.
Питрауга үз пуҗымнарын керәшенчә бизәү конкурсында катнашкан гаиләләрне дә халык каршында хөрмәтләделәр. Надежда Васильева, Зинаида һәм Валерий Михайловлар, Регина Иванова, Наталья Кожевникова, Степан Филиппов, Җәрмәйнекеләр, Гавриловлар һәм башка авылдашлары үз пуҗымнарын – капканың урам ягыннан ук башлап, элгәреге керәшен йорт-җиренә охшатып бизәгәннәр. Амбарларга җыеп куйган җирләреннән әби-бабайларыннан, ата-аналарыннан калган көнкүреш кирәк-яракларын урыннарыннан кузгатканнар. Кадерләп саклый торган керәшен бистәрләрен, сугылган паласларны кеше күрерлек итеп элеп куйганнар...
Пуҗымнарны карап чыгып, конкурста катнашырга заявка-гариза бирүләрен дә исәпкә алып, жюри нәтиҗә ясап, урыннар билгеләгән. “Иң яхшы бизәлешле пуҗым” ярышында Беренче урынны Надежда Васильева алган. Аңа Енисей елгасы буйлап пароходта 4 көнлек сәяхәткә путевка тапшырганнар. Икенче урында – Зинаида һәм Валерий Михайловлар. Өченче урынны берьюлы ике кешегә биргәннәр: Регина Иванова белән Маргарита Черкасовага.
Питрау мәйданында зур пичтә иң тәмле тәбикмәк пешерүчегә дә ярыш оештырылган. Ул ярышта Раменскийдан, Солоуха кебек тирә-як авыллардан килгән татары, башкорты, русы да катнашкан. Ә иң тәмле тәбикмәк пешреп беренче урынны яулаучы – карендәшебез Светлана Стрелкова (икенче урында – Гамилә Исмәгыйлова, өченчедә – Людмила Кузьмина).
Керәшен курчагы ясау, аңа керәшен милли киеме тегү буенча оештырылган мастер-класс балаларны да, олыларны да үзенә тартты. Комаровка мәктәбенең технология укытучысы, карендәшебез Марина Голубкова белән Әлфия Хәкимова уздырган бу мастер-класс халыкны керәшеннең элгәреге милли киеме, бизәнү әйберләре белән таныштыру ягыннан да файдалы булды.
– Җәй җитсә, хатын-кызның бакча эше бетеп тормый. Шулай булса да, бер ай авыл белән бөтенебез – яше дә, балалар да бергәләп, Питрау уздырырга һәм бәйрәм концерты куярга әзерләндек. Аны 5 июльдә узгардык. Питрауда меңгә якын кеше булгандыр. Артистлар да 80нән артык иде. Питрауны ачу тантанасында безнең Комаровка талантлары катнашты – җырладык та, биедек тә. Бәк эссе көн булды, җарый әле Питрау агачлыкта узды, күләгәдәге эскәмияләрдә утырдык. Питрау мәйданы янында буйдан-буйга, озын итеп өстәләр сузып, бәйрәм табыны әзерләдек. Бәрәңге бөккәне, пирмәнкә, тәбикмәкләр пешереп, бәйрәм табынына куйдык. Бәйрәмгә килүчеләрдән кемнең ашыйсы килә, барысы да сыйланды. Питрауда билбаулы көрәш оештырылды, җиңүчесе читтән килгән кеше иде, исеме истә калмаган. Аңа Питрау тәкәсе бүләк иттеләр. Гер күтәрү, башка кызыклы уеннар күп иде. Питрау мәйданына алдын ук зур бассейн көйләп, су тутырып, алдан ук күп итеп балыклар җибәрделәр. Бәйрәм көнне, балалардан башлап, олыларга кадәр шунда кул белән балык тотып рәхәтләнделәр. Дуңгыз баласы, тавык тоту кебек кызыклы конкурслар да булды. Бәләкәй ике дуңгыз баласын, артларыннан йөгерә-йөгерә куып җитеп тоттылар. Питрау иртәнге дүрткә кадәр дәвам итте, – дип сөйләде Комаровка мәктәбе музее җитәкчесе Лилия Тараканова. – Питраудагы барлык ярышларны, уеннарны да күрә алмадым. Музейны карарга теләүчеләр күп булгач, эш урыныма киттем. Музейга керүчеләр керәшеннәрнең элгәреге көнкүреш кирәк-ярагын карап, гаҗәпкә калып йөрделәр.
Ерак Себер ягындагы Комаровка авылында киләсе елларда Питрау инде Пировский округының рәсми традицион бәйрәме буларак уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев