Кр. Баранда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач әзерләделәр
Алексеевск районының Кр. Баран авылында яшәүче волонтерлар ике көн рәттән авыл клубында бик мөһим эш башкарганнар.
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен кулдан токмач кискәннәр. Бу игелекле эшне оештыручылар һәм катнашучылар, үзләренең җылы хисләрен һәм теләкләрен җиткерәләр.
“Безнең тырышлык белән әзерләнгән токмач, хәрби операция зонасындагы егетләргә туган йортның җылысын һәм якыннарының кайгыртуын хәтерләтер дип ышанасы килә. Мондый акцияләр, һичшиксез, безнең батыр егетләребезнең рухын күтәрә һәм аларның ялгызы булмаганнарын, аларны һәркемнең көтеп алуын искә төшерә. Кызыл Баран авылы волонтерларының бу гамәле патриотизм һәм бердәмлек үрнәге булып торсын”, – ди клубның сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова.


Зоя Кузнецова, Ирина Яковлева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев