Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кр. Баран клубы хезмәткәрләре «Әтиләр паркы» акциясенә кушылды

Алексеевкиның Кр.Баран авылы клубы хезмәткәрләре, әтиләр көнен билгеләп үтү максатыннан оештырылган «Әтиләр паркы» дип исемләнгән игелекле акциягә кушылган.

Бу чара кысаларында, авыл клубы территориясендә балалар һәм аларның әтиләре бергәләшеп яшь агачлар утырттылар. Бу истәлекле эш, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

«Агач утыртудан соң, балалар һәрберсе үзенең әтисенә булган рәхмәт хисләрен белдерде. "Әтиләр паркы" акциясе авыл халкы арасында зур кызыксыну уятты һәм киләчәктә дә дәвамлы булыр дигән өмет уята. Чөнки әтиләр – гаилә терәге, балаларның киләчәге өчен җаваплы затлар. Аларның хезмәтен бәяләү, аларга хөрмәт күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы», – дип хәбәр итте клубының сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова.
 

Зоя Кузнецова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев