Кр. Баран авылында куркынычсызлыкны тәэмин итү эше дәвам итә
Хәбәрләр

Кр. Баран авылында куркынычсызлыкны тәэмин итү эше дәвам итә

25 февраль көнне, Алексеевск районының Кр. Баран авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре бик мөһим эш башкардылар – авылдагы янгын гидрантларын кардан чистарттылар!

Бу гамәл безнең авылның гомуми куркынычсызлык чараларын арттыру буенча алып барылучы зур эшнең бер өлеше булды. Чөнки кардан чиста, һәрвакыт әзер торган янгын гидрантлары – ул гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта коткару хезмәтләренең тиз һәм нәтиҗәле эш итүе өчен бик кирәкле шарт. 

«Бу эшне башкарган барлык хезмәткәрләрнең тырышлыгы безнең авылны тагын да куркынычсыз итә», – диделәр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Мондый чараларның әһәмияте бигрәк тә кышкы чорда арта, чөнки калын кар катламы астында калган гидрантларны табу һәм аларны куллану өчен әзерләү күп вакытны ала, ә янгын вакытында һәр минут кадерле. Шуңа күрә, алдан ук кайгыртып, гидрантларны кардан арындыру – ул кеше гомерләрен һәм милкен саклап калуга юнәлдерелгән бик җаваплы һәм мөһим адым. Авыл халкы да бу эшнең әһәмиятен аңласын иде. Бу – барыбызның да уртак эше һәм уртак җаваплылыгы.

З.Кузнецова фотолары.
 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев