Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Корчайда «Ата-ана йорты - һәрнәрсәгә башлангыч» дигән чара узды

8 июль көнне Бакалы районының Корчай авылы клубында гаилә көненә багышланган «Ата-ана йорты - һәрнәрсәгә башлангыч» дигән чара оештырылган.

Бәйрәм Надежда Пятибратованың кереш сүзеннән башланган. Ул бәйрәмнең тарихын сөйләгән, җыелган халыкны котлаган. Аннары сүз Башкортстанның Бакалы районы муниципаль районы администрациясе башлыгы Олег Ефимовка бирелгән.

«Олег Алексеевич бәйрәмгә чакырылган Алчиновлар гаиләсен – Клара Владимировна белән Радик Васильевичны котлады, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.

Бәйрәмне иҗади номерлар бизәде. "Надежда" хатын-кызлар коллективы матур җырлар белән чыгыш ясады. Әти-әниләр турындагы җырлар катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады, бәйрәм кунаклары да кушылды. Наталья Сабитова "Кунак егет" җырын башкарып сөендерде.

Котлау сүзе белән Боҗыр авыл җирлеге башлыгы Гөлгенә Васильева да чыгыш ясады.

Чара чәй янында дәвам итте. Гаилә темасына мәкальләр һәм әйтемнәр укылды, Родионовлар гаиләсеннән мунча себеркеләре ясау буенча мастер-класс бәйрәмнең кызыклы һәм мөһим мизгелләрненән берсе булды. Алар себеркеләрне хуш исле үләннәр кулланып, ничек дөрес бәйләргә икәнен күрсәттеләр. Кичә гармунга кушылып күңелле җырлар белән тәмамланды”, – дип сөйләде Корчай авылы клубы җитәкчесе Надежда Пятибратова.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев