Корчай авылының «Идәш баш» «Кушнаренко таңнары» бренд чарасында катнашты
Башкортстанда «Кушнаренко таңнары» Республика фольклор иҗаты фестивале үз эшен төгәлләде.
Әлеге проект Башкортстан Республикасы халыкларының милли традицияләрен, йолаларын һәм халык бәйрәмнәрен саклау, үстерү һәм пропагандалау максатыннан үткәрелде. Фестиваль бик күп иҗат коллективларын җыйды һәм халык мәдәниятенең чын бәйрәменә әверелде.
Бакалы районының Корчай авыл клубының сәнгать җитәкчесе Надежда Пятибратова җитәкчелегендәге «Идәш баш» керәшен фольклор ансамбле Кушнаренко районында узган «Кушнаренко таңнары» бренд чарасында катнашты.
«Идәш баш» ансамбле тамашачыларга керәшен халкының бай йола-гадәтләрен чагылдырган матур һәм истә калырлык номерлар күрсәтте. Мондый мөһим вакыйгада катнашу үз осталыгыңны күрсәтеп кенә калмыйча, башка коллективлар белән элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирде. Чара ахырында ансамблебез «Башкортстан Республикасының халык традицияләрен саклаган һәм популярлаштырган өчен» номинациясендә диплом белән бүләкләнде», – дип хәбәр итте Надежда Пятибратова.
Фото: МБУ «Бакалинский РДК им. Нажиба Асанбаева»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев