Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Колбагыш түтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга чәкчәк пешергән

Теләче районындагы авыллар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм акцияләре оештыралар.

Ә күптән түгел Колбагыш хатын-кызлары, яу кырындагы егетләребез өчен чәкчәк әзерләделәр. Бу хакта безгә шушы авылда гомер итүче Мария Яковлева хәбәр итте:

“Ике көн,  без – берничә хатын-кыз, бер өйгә җыелышып, СВОдагы егетләребезгә чәкчәк пешереп әзерләп куйдык. Бу бездән 23 нче февральгә буләк булып барып ирешсен иде. Бүген, 5 февральдә  районга алып барып тапшырабыз. Егетләребезгә тәмле ризык булсын, әти-әниләрен, җылы өйләрен искә төшереп тәмләп ашасыннар дибез. Дөньялар тынычланып, тиз арада якыннары янына исән-сау кайтсыннар алар!”

Иске Карабаян (Колбагыш) авылыннан СВОдагы егетләргә булышкан барлык авылдашларга бик зур рәхмәт әйтәм. Менә бу ике көндә үзләренең эшләрен кырыйга куеп чәк-чәк пешерүдә катнашкан Федоров Михаил белән Федорова Юлия, Нарочнина Анна, Воробьева Валентина, Степанова Мария, Яковлева Мария, Демидова Светланага бик зур рәхмәт. Егетләребезгә ризык булып, дөньялар тынычланып  исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде, – диде республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Семён Федоров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев