Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Колбагыш, йоласына туры китереп, кыз озатты

27 сентябрь Янусар һәм Колбагыш керәшеннәре өчен уртак керәшен гаиләсе туган көн буларак истә калды.

Сентябрьнең кояшлы иртәсендә Колбагыш урамнары кыңгырау чыңыннан, уен-көлкедән гөр килеп торды. Бер дә арттырып әйтү түгел, чыннан да бизәлгән дугасына кыңгырау тагылган “ат”, аның дилбегәсен ныклап тоткан ир-егет һәм алар артыннан элгәреге керәшен күлмәкләре кигән хатын-кызлар, җиңел-җитез адымнар белән, үзләренә кирәкле йорт турысына килеп туктадылар.

“Арумысыз”, – дип, исәнлек-саулык сорашкач, йорттагылардан кайсыдыр: “Бәрәңге алышырга килдегезме? И-и, чүпләп бетереп базларга салган идек инде”, – дип аптыраган кыяфәт чыгарды.

Килүчеләр каушап калмады, үзләренең йомышларын бик тиз искә төшерделәр:

– Безне Янсуардан, “Колбагышта минем өчен үскән чибәр кыз бар” дип, Дима исемле асыл бер җегет җибәрде.

– Монда түгелдер ул, тегендәрәктер, – дип каршы төшкән булды кыз ягы.

– Адресын әйтмәсә дә, шушы йортка җибәрүе хак...

Ике як та шулай тел шомартканда, “ат” та телгә килде. Юк, һич ялгансыз, чып-чынлап телгә килде: “Тугарыгыз инде, дуганы күтәреп торуы авыр”.

Шлуай, уен-көлке катыш сүз алыша-алыша, үзара таныштылар. Янсуарлыларның кыз сорарга килүләре ачыклангач, ике як кара-каршы җыр әйтеште:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Бәйрәм шулай башлана.

Сезнең белән күрешәбез.

Шуңа күңел шатлана.

 

Бүген төнлә төшләремдә

Афлисуннар турадым.

Афлисуннар туравымны

Күрешергә җурадым.

Ике як та җыр әйтүгә оста, берсенең дә төшеп калганнардан булмавы күренеп тора.

Керәшен йола-галәтләренә туры китереп кыз сораучылар туктаган йорт – Демидовларныкы. Пётр Демидов – Олы Нырсы авыл җирлеге газовигы, хатыны Светлана – Колбагыш авылының “Беләзек” ансамле җитәкчесе, китапханәче, фельдшер ярдәмчесе.

Әнисе әйтүенчә, Лилианага йөргән егете Дмитрий Алексеев Алма спасында тәкъдим ясаган. “Мама, мин ризалаштым дип”, Лилиана ватсаптан әнисенә язып җибәргән. Дима бу гаилә өчен чит кеше түгел. Аның урсае Елена – Пётр Демидов дәдәсенең улында кияүдә. Колбагышка килгәч, Лилиана белән танышкан.

Лилиана да, Дмитрий да Казан шәһәрендә яшиләр. Егет тә булдыклы ырудан, аның әти-әнисе – Лариса һәм Николай Алексеевлар Янсуар халкы ихтирамына ия.

– Лилиана “Кряшен чибяре-2023” конкурсының “Онлайн-керәшен чибяре” номинациясендә җиңеп, Колбагышны да халыкка танытты. Читтән торып юридик белем алды. Хәзерге вакытта Казандагы шәхси балалар бакчасының берсендә эшли., – дип сөйләде “Беләзек” ансамбле җыручысы Мария Степанова. – Лилиана әле безнең “Беләзек” ансамблендә дә җырлап йөрде. “Беләзек”тәгеләр һәм Лилиананың әти-әнисе, барыбыз бергәләп уйлаштык та, кыз сорарга килүчеләрне элгәречә, үз йола-гадәтләребез буенча каршыларга булдык. Мул табында да кара-каршы җыр әйтешү дәвам итте. Лилиананың үзен генә биреп җибәрмәдек, Янсуарга озата ук бардык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев