Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Клавдия Максимовадан Яңа ел бәйрәмендә булган маҗаралы хәл

Клавдия Максимова Зәй районының Кабан-Бастрык авылында туып-үскән. Хәзерге вакытта Зәйдә гомер итә.

Һәр Яңа ел үзенә бер могҗиза һәм истәлекләре белән күңелгә кереп кала бит инде ул.

 – Клубта эшләгән вакыт. План буенча без Яңа елга Сарсаз-Багражга барып яңа ел бәйрәменә концерт куярга тиеш. Атна буена буран булды. Барасы көнне дә буран туктамый. Нишләргә?

Үземнән ике елга өлкәнрәк дәдәй “гусеничный” тракторда эшли. «Иң уңайлысы шушы транспорт инде апаем, алып барам», – диде ул. Кичкә таба киттек. Күз ачкысыз буран. Башкалар янында, бергәләп барам» дип әйтүемә карамыйча, дәдәй мине кабинага утыртты. Соңрак, барыбер чанадагылар янына төшеп утырдым.

Озын чанага яшьләр төзелешеп утырдык, ничек сыешканбыз, туп-тулы. Кайсы ничек булдыра алган, шулай төренгән.

Басудан барганда “ничауа” гына бардык, ә урманга кергәч чана авыша да коелышып калабыз. Кардан үрмәләп барып кире утырабыз гына, тагын мәтәләп төшәбез. Курку да белмәгәнбез бит!

Без клуб янына килеп туктаганда караңгы булган иде инде. Өс-башыбыз ап-ак кар. Клубка кереп кайнар чәй эчеп җылындык та, сәхнәгә чыктык.

Концертта үз чыгышын ясаган һәркем, кайтырга әзерләнә, киенә. Концертны куйдык та кайтырга кузгалдык. Иң истә калганы җырлап кайтуыбыз һәм дәдәйнең «артист»ларны ярты урам буйлык озын чана таккан трактор белән өйләренә озатып йөрүе. Алай туңып чирләүчеләребез дә булмады. Гомер буе искә алырлык Яңа елны каршы алу булды ул.

Фото Клавдия Максимовадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев