Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Киләсе елдан үзмәшгульләргә түләүле «больничный»га чыга алачак

Эксперимент өч ел — 2028 елның азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «РИА Новости» Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Юлия Дрожжина сүзләренә таянып яза.

Программада катнашу — мәҗбүри түгел. Аңа кушылу өчен 2027 елның 30 сентябренә кадәр гариза тапшырырга кирәк. Үзмәшгуль иминият суммасын (35 мең яки 50 мең сум) үзе сайлый. Айлык взнос күләме шуңа бәйле булачак.

Чирләп киткәндә түләү алуга хокук взносларны алты ай өзлексез түләгәннән соң барлыкка килә. Елына бер тапкыр иминият шартларын (сайлап алынган сумманы) үзгәртү рөхсәт ителә.

Дрожжина әйтүенчә, үзмәшгульләрне социаль яклау зарурилыгына бәйле чара бу: аларның яртысы диярлек, төп эш урынына ия булмаганлыктан, чирләп китү очракларында социаль гарантияләрдән мәхрүм. 

Хөкүмәт, программаның пилот рәвешендә өч ел гамәлдә булганнан соң нәтиҗәсен бәяләп, аны алга таба куллану-кулланмау мәсьәләсен караячак.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев