Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә - 18 ел тулды!

«Бәрмәнчек» – иҗат дөньясында үз урынын тапкан, тамашачысы күңелен яулаган һәм халкыбыз горурлыгы булган ансамбль.

2008 елның февралендә Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тәкъдиме, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Республика хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оештырыла. 

Әмма ансамбльнең чишмә башы 2002 елга барып тоташа, ул вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында «Бәрмәнчек» керәшен яшьләр фольклор ансамбле оештырыла. Ансамбльдә, беренчеләрдән булып, мәдәният университетының милли сәнгать факультеты студентлары Оксана Дмитриева, Сергей Гладков, Снежана Абрамова, Алексей Савельев, Римма Никитина, Лиана Миронова, шулай ук, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары Вера Васильева һәм Светлана Матвеева катнашалар. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — танылган фольклорчы, этномузыколог, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров. 

Алты елдан соң, республика җитәкчелеге Татарстан Министрлар Кабинетының 2008 елның 11 февралендәге 73 нче номерлы Карары белән, «Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фолькор ансамбле» Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе төзү турында карар чыгара.

Бу вакытка Геннадий Макаров ансамбльнең төп составын әзерләгән була инде. Яңа оешкан ансамбльгә, шулай ук, республиканың башка коллективларыннан тәҗрибәле артистлар да чакырыла. Геннадий Михайлович ансамбльнең чишмә башында гына түгел, ә унъеллык дәверендә коллективның һәр вәкиле өчен таяну ноктасы да булып тора, дип әйтергә мөмкин. Аның бай тәҗрибәсе һәм һөнәри сиземлелеге аркасында, «Бәрмәнчек» кыска вакыт эчендә Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча дан казанды. «Бәрмәнчек» ансамбленең бүгенге репертуары — Геннадий Макаровның күпьеллык этнографик экспедицияләре нәтиҗәсе, ул шактый еллар буе керәшеннәрнең территориаль төркемнәренең үзенчәлекле һәм төрле планлы үрнәкләрен туплады. Шунысы куанычлы, Геннадий Макаров һәм аның студентлары тарафыннан әлеге эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Ел саен аның талантлы шәкертләре «Бәрмәнчек» ансамбле составын тулыландыра, үзләре белән бай белем алып килеп, коллективта уңышлы иҗат итә.

«Бәрмәнчек» оешкан көннәрдән үк ансамбльгә сәнгать фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург шәһәренең Россия сәнгать институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Юнисовна Әлмиева зур ярдәм күрсәтте. Ул 1978 елдан экспедицияләрдә йөреп, керәшен җырларын яздыра башлый. Шул вакыттан бирле, бөртекләп, диярлек, бик күп уникаль язма җыйды.

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблен тәкъдим итү 2009 елның 2 декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында узды. Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров тантананың мәртәбәле кунаклары булды. Керәшеннәрнең дәүләт ансамбле барлыкка килүе Татарстанда, һичшиксез, күптән көтелгән иде. Филармония сәхнәсеннән керәшеннәрнең борынгы җырулары яңгырады. Таныш мотивларны ишетеп, тамашачы күз яшьләрен тыя алмады.

Бүген ансамбльдә вокал, бию һәм оркестр группаларында 29 профессиональ артист эшли.Ансамбль репертуарында Татарстан Республикасының төрле төбәкләрендә һәм аннан читтә җыелган 200гә якын керәшен халык җырлары, традицион стильдә куелган 50гә якын бию бар. Ансамбль оркестры традицион музыка уен коралларында керәшеннәрнең борынгы этник музыкасын башкара.

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле иҗаты керәшеннәрнең үзенчәлеген, милли традицияләрен саклау идеясе белән сугарылган. «Бәрмәнчек» ансамбленең төп бурычы – музыка, җыр һәм биюләрнең бердәмлеге аша тамашачыларга керәшен халкының милли рухын, колоритын, көнкүрешен, күңел җылысын һәм дәртен җиткерү, керәшеннәрнең төрле территориаль төркемнәренең фольклор материалындагы үзенчәлекләрне һәм аерымлыкларын күрсәтү.

Алина Кондратьева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев