“Керәшенчә винегрет” проектының авторы, режиссёры Евгений Максимов “Туганайлар” редакциясендә кунакта булды
“Керәшенчә винегрет” – үзенчәлекле һәм кызыклы проект. Быел ул берничә буын танылган артистларны бер сәхнәдә күрү мөмкинлеге бирә.
“Керәшенчә винегрет”ның беренчесе 2016 елда булды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Икенчесе – 2017 елда. Анысында артистларның яраткан ризыгына игътибар бирелгән. Шул ук елны Мамадыш шәһәренә дә барып, анда инде “Мамадышча “ретцеп” белән әзерләнелгән концерт куйдылар. 2018 елны ул хәйрия концерты буларак үтте. 2019 елдагы керәшенчә “винегрет”-концертта тамашачы каршында керәшен һәм мишәр артистлары чыгыш ясады.
Быел Казан шәһәрендә, исәп буенча, “Керәшенчә“винегрет” ның бишенчесе. Әлбәттә, “винегрет”ның бу юлы “рецепт”ы тагын да үзенчәлеклерәк булачак: тамашачы күз алдына да китерә алмаган көтелмәгән дуэтлар.
Тамашачы “винегрет” сәхнәсендә Винера Ганиева, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Виталий Агапов, Фәнис Кәлимуллин, Валерий Шрыков, Татьяна Ефремова, Нурзадә, Римма Никитина, Владислав Архереев, Владислав Агапов, Алина Әхмәтшина, Иван Пугачев, Анастасия Иванова кебек җырчыларны күрәчәк. Игътибар иткәнсездер, араларында халык артистлары да, әле танылып кына килүче өметле яшьләр дә бар.
Шулай ук, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Теләче районының Субаш авылыннан “Нардуган” халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясаячак.
“Винегрет” булгач, “рецепт”ка җор телләре, зирәклекләре белән танылган “Керәшеннәр” КВН командасын да өстәгәннәр.
“Керәшенчә винегрет”ны юмор осталары – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов һәм бу проектның авторы Евгений Максимов алып бара. "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле оркестры башкаруында яраткан көйләребез яңгырый.
“Җырлар белән беррәттән, тамашачыны дәртле биюләр, шигырь иҗат итү конкурсы көтә. Конкурста катнашучыга истәлекле бүләкләр биреләчәк. Керәшен киеменнән яки аның нинди дә булса элементыннан килгән тамашачы да бүләксез китмәс”, – ди “Керәшенчә винегрет”ның оештыручысы, үз җыруларыбызны зур сәхнә аша халыкка җиткерү һәм замана яшьләренә дә таныту уе белән янып йөрүче Евгений Максимов.
Евгенийдан бу проектларының ни өчен “Керәшенчә винегрет” дип аталуын да сорадык.
“Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлагач, бер ел филармониядә концерт эшчәнлеге буенча администратор булып эшләп алдым. Берсендә өйдә Светлана винегретка шакмаклап яшелчә тураганда, төсләре буенча винегретны керәшеннәрнең киеменә охшаттым. Эстрадада “Татарча солянка” бар, ә ни өчен “Керәшенчә винегрет” булмаска тиеш соң әле, дигән уй килде”. –дип сүзен дәвам итте Евгений. – Коронавирус куркынычы янаган елларда, аннан махсус хәрби операция башлангач, бераз тукталып торырга туры килде. Керәшен кунакчыллыгы, туганнарның бергә җыелышуы, йолаларыбыз, җыруларыбыз – проектыбызда шуларны колачларга омтылдык. Ә аның ничек барып чыкканын октябрь азагында Казанда булачак “керәшенчә винегрет”ка килгән тамашачы үзе бәяләр инде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев