Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Керәшенчә винегрет»: яңа һәм тәмле рецепт

20 октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә «Керәшенчә винегрет» концерты узды.

ТУГАННАРДАЙ ОЧРАШТЫК

«Керәшенчә винегрет» — үзенчәлекле проект. Быел ул бишенче тапкыр уздырылды һәм «Көтелмәгән дуэт» дип аталды. Бер сәхнәдә танылган җырчылар белән беррәттән, яшь, эстрада дөньясына аяк атлаучы карендәшләребез дә булды. 

Концерт башланганчы ук, холлда, тамашачыны Алабуга районының Шүрнәк авылыннан — «Сүрәкә», Балык Бистәсе районының Алан Поляннан «Чулпы» керәшен фольклор ансамбльләре җыр-бию белән каршы алды. Ишектән керүгә, керәшен җырулары каршылавы аеруча «приятно» булды. Әйтерсең, туганнарга кунакка килгәнсең. Озак тоткарланып тормыйча, залга уздым. Зал шыгрым тулы! Сер түгел, билет сатылып бетеп, заллар тутыру җиңел түгел хәзер. 

«Керәшенчә винегрет»ны, башка еллардагы кебек, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов һәм бу проектның авторы Евгений Максимов (ә хатыны Светлана Максимова — сценариен язган) алып барды. Яхшы тандем. Алар сәхнәдә күренү белән олысы-кечесе кул чабарга тотынды. Халык шундый җиңелчә ял итү чараларына сусаган икән. 

БЫЕЛГЫ РЕЦЕПТ «ИНГРЕДИЕНТЛАРЫ»

Концертны ачып җибәрү Чаллыдан ук килгән карендәшләребез — Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, аның җитәкчелегендәге «Карендәшләр» ансамбле һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле җилкәсенә төште. Халыкны сәламләп, «Арулармысыз!» дип җырлады алар. Алга йөгереп әйтәм, кичәдә күп чыгышлар «Бәрмәнчек» ансамбле оркестрына, тере тавышка булды. Шуңадыр да, мондый чыгышлар аеруча матур булып тоелды. Виталий Агаповның данлыклы «Әнкәй гөле»н дә тыңладык. Бу җыр вакытында һәркем үз әнисен күз алдына китереп, моңланып утыргандыр. 

Әйтеп киткәнемчә, проектның быелгы идеясе — көтелмәгән дуэтлар. Чираттагы шундый дуэт — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыков һәм Римма Никитина. Алар «Балтырган» җыруына «зажгли». Римма белән дуэт җырласаң, аңа кушылып тыпырдап биюеңне сизми дә калырсың. 

Римма әнисе Рәкыя Никитина белән башкарган керәшен җыруын да тамашачы яратты. Олег дәдәй «элек әнисе Римманы җырларга өйрәтсә, хәзер киресенчә, Римма әнисен җырлата» дип шаяртты. Әниле-кызлы дуэттан һәрвакытта ниндидер җылылык бөркелеп тора инде ул. 

Евгений Максимовның да җырлавын ишеттек. Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән «Белми дисеңме әллә?» дип шаян җыр башкардылар. Аны керәшен биюе белән «разнообразили». Нурзадә үзе генә «Аппакай-алмакай» җырын җырлады. Тамашачы янына залга төшеп, аларны дер селкетеп, биетеп тә алды. 

Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның чыгышын күпләр көткән, ахрысы. Чөнки, аны игълан иткәч, залның реакциясе «вау» булды. Әле концерт башланганчы үзе белән дә аралашканда «Трио җырларга тәкъдим иткәч, башта икеләнеп калдым, ничек булыр соң ул дип уйладым» дип әйткән иде. Шәхсән минем өчен, әлеге трио иң ошаган чыгышларның берсе булды. Георгий дәдәй, Татарстанның атказанган артисты Александр Игнатьев һәм яшь җыручы Иван Пугачев белән «Чын-чын әйтәмен» җыруын башкардылар. Ибуш дәдәйдә харизм көчле! Өстәвенә, бер сәхнәдә — 3 буын! Кыскасы, менә ул ыру дәвамлылыгы. 

Георгий дәдәйне үзен генә җырлатмыйча җибәрмәделәр. Аккапельно «Кунак җыры»н җырлаганда халык тын алырга да куркып утырган кебек булды. Әйтерсең, бар залны тутырган моңны югалтырга теләмәделәр. Тәмләп тыңладык.

Һәр концертның бизәге булып торган «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле һәм Теләче районының Субаш авылыннан килгән «Нардуган» ансамбленең «Субаш чабатасы» биюен бергәләп башкарулары колоритлы булды. 

Концертта эстраданың танылган топ керәшен җырчылары күбрәк булыр дип көткән идек. Артистларның җайлары булмагандыр инде, хәзерге тыгыз заманда бер вакытка бар җырчыны туры китерү авыр. «Винегретта» шактыйлары — яшьләр. Иван Пугачев белән Анастасия Иванова, мәсәлән. Алар, баянчы Владислав Агаповка кушылып, «Чибәр кызга»ны башкардылар. Өметле, талантлы яшьләр.

Соңгы арада эстрада сәхнәсендә бераз югалып торган җырчы Алина Ахметшина да күренә башлады. Тамашачы көчле итеп кул чапкан артистларның берсе иде ул. Җыры да шундый сихри, әллә кайларга алып китә торган булды. «Алина кем белән дуэт җырлар икән» дип озаклап уйланып утырмадык. Янына Владислав Архереев чыкты. Менә аларның чыгышлары заманча, дәртле булды. Кушылып, «Тугай-тугай» дип, зал белән бергә җырлап утырдык. 

Концертта җыр-бию генә түгел, юмор ягын да онытмаган оештыручылар. Олег Фазылҗанов белән Евгений Максимов үзләре дә сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгел, киче буе уены-чыны белән бергә алып бардылар. Дуэт буларак чыккан «Керәшеннәр» җыелма КВН командасының миниатюрасы да кызыклы булды. Вадим Шрыков Салават ролендә, Денис Михайлов — Әҗәл. Үзе артыннан килгән Әҗәлне Салават керәшен бәйрәменә алып китте.

«Микулай» спектаклендә уйнаган артистлар Олег Фазылҗанов һәм Кариев театры актеры Фәнис Кәлимуллин белән гармунга «Әкрен кирәк, ипләп кирәк»не башкарды. 

Гадәттә, иң текә чыгышларны ахыргарак калдыралар. Концертта исә шундый җырчы — Татарстанның халык артисты Винера Ганеева булды. Ул чыгу белән тамашачы бер-бер артла телеофннарын күтәрде, бар кеше аны видеога төшерә башлады. Винера Ганеева «Бәрмәнчек» кызлары белән керәшен җыруы башкарды, ә соңыннан үзенең патриотик, бүгенге көндә актуаль булган «Алга» җырын җырлады. 

Концерт 3 сәгать булса да, ялыктырмады. Вакытында төгәлләделәр. Ахырда «Бәрмәнчек»леләргә кушылып, торып басып, күмәкләшеп «Ак калфак» җыруын башкардык. Шул вакытта күңелләрне горурлык хисе тутырды. 

«ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ УТЫРЫП...»

Концерт турында мәгълүмат чыккач та, Евгений Максимов «керәшен киеменнән яки аның нинди дә булса элементыннан килгән тамашачы бүләксез китмәс», — дип вәгъдә иткән иде. Алдаламаган. Андыйларга «керәшенчә винегрет» дигән язулы истәлекле ручка бүләк иттеләр. 

Кичәнең тагын бер конкурсы — 4 юллы шигырь язу. Дөресрәге, шигырьнең беренче ике юлы инде бар, ә калган икесен, фантазияне эшкә җигеп, язып бетерергә кирәк иде. Шигырь язган кәгазьне, сәхнә алдындагы махсус тартмага салып бардылар. Саный башлаган идем, очына чыга алмадым, күп булды. Соңыннан, алып баручылар, шулар арасында иң-иңнәрен сайлап, аларның авторларын бүләкләделәр. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәм:

Ярый килдек әле бүген,
«Винегретлар» карарга.
Сыер саумый чыгып чаптык,
Керәшенский чарага.

***

Ярый килдек әле бүген,
«Винегретлар» карарга.
Концертыгыз бик күңелле,
Мүк үтмәсен арага.
Болгардан хәтле килдек
Тамашагызны карарга.

«ЯРЫЙ КИЛГӘНМЕН ӘЛЕ»

Антракт вакытында тамашачыны күзәттем. Араларында керәшен киеменнән килгән бер әбине күреп, тиз генә аны «эләктереп алдым». Ул Балык Бистәсенең Олы Мәшләк авылыннан Анастасия Федорова булып чыкты.

«Каенанам бу киндер күлмәкне 1945 елларда теккән. Килен булып төшкәч тә, иң беренче тапкыр чишмәдән су китергән аны киеп. Тамаксам 1842 елгы, җырак әбинеке. «Керәшен тамырларыгызны югалтмагыз» дип әйтеп калдырды каенанам. Әлеге киемнәрне кызларыма калдырачакмын», — дип сөйләде Настя түти. 

Аны сәхнәгә чакырыр чыгарып, вәгъдә ителгән бүләк – зур коробкада чәк-чәк бүләк иттеләр.

Елена Грибакова, Казан:

— «Концерт турында интернет челтәрендә, «Туганайлар» сайтында күреп алдым. Керәшен киеменнән килүчеләрне бүләкләр көтә дигәч, стилизованный күлмәк, тамакса киеп килергә булдым. Монда әнием белән килдем. Ул да бу концертны карый алганын шатмын. Гомумән, керәшен булуым белән горурланып утырдым. Әле минем сеңлем дә монда. Икебез төрле көнне билет алдык, үзара баруыбыз турында сөйләшмәдек, ә урыннар янәшә туры килде! 

Евдокия Гордеева, Казан:

— Танышларым эндәште дә, бер уйламаган җирдән, 5-10 минутта җыенып чыгып киттем. Килгәч кенә билетлар алдым. Ярый килгәнмен әле дип карап утырам. Георгий Ибушевның чыгышын бирелеп тыңладым, матур да инде.

Елена Давыдова (Константинова), Балык Бистәсе, Мәшләк авылы:

— Концерт турында Олег Фазылҗановтан белеп алдым, аннары танышларма, дусларыма да афишаны җибәрә башладым. Бүген монда бер зур компания белән килдек. Бүләк вәгъдә иттеләр бит (елмая), шуңа да тамакса киеп килдем. Бик борынгы ул, 1830 еллардагы.

Пётр Макаров, Казан: 

— Концертка хатыным белән килдем. «Керәшенчә винегрет»та бер тапкыр булганым бар иде инде. Яшьләрнең чыгышлары бик матур. Гомумән, керәшеннәр оештырган чараларга йөрергә тырышабыз.

Владимир Фадеев (Мамадыш районының Кумырык авылы) һәм Геннадий Петров (Теләче районының Югары Мирәтәк авылы):

— Без үзара дуслар. Монда очраштык менә. Икебез дә хатыннарыбыз белән килдек. Мондый чараларга посттянно йөрибез.

КОНЦЕРТТАН СОҢ УЙЛАНУЛАР

Мин үзем дә, «Керәшенчә винегрет»та беренче тапкыр булдым. Чыннан да, татарларның «Солянка»сына ошап китә. Яңа чыгышлар, дуэтлар... Шунысы кызык булып калды, тамашачы өчен кайсы дуэт иң көтелмәгән булды икән? 

Ниндидер кимчелекле якларын әллә ни күрмәдем. Күңелгә кереп калган бер әйберне генә әйтәсем килә: рәт буйлап кыштырдап, чыга-керә йөрүчеләр теңкәгә тиде. Антракт вакытында да кайберәүләр үзләрен «культурно» тота белмиләр икән дип гаҗәпләндем. Монысы инде, гомумән, шактый җирдә күзәтелә торган хәл. Карендәшләр, безнең әби әйтмешли, «кайда җөрсәк тә җакшы җөрик, җөзгә кызыллык килерлек булмасын!» 

Тулаем алганда, «Винегрет» тәмле булды, ошады. Тагын әзерләргә язсын!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев