Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Керәшенчә туй иттек»: Питрәчтә яңа керәшен гаиләсе барлыкка килде

Питрәчтә Лариса Горшунова һәм Олег Филипповларның туйлары керәшен йолалары белән үрелеп барган.

Лариса Горшунова һәм Олег Филиппов икесе дә Питрәчтән. 3 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Икесе дә кечкенәдән бәйрәмнәрне күреп, белеп үскән керәшен егете һәм кызы буларак, Филипповлар туйда да үз йолаларыбызга зур урын биргәннәр. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан туйга килгән «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбленең керәшен җыруларына табындагылар да кушылган. Җыру әйтә-әйтә, кунакларны сыйлаганнар. Уен-көлке дә онытылмаган.

Туйның икенче көнендә кыз ягы бүләкләр күтәреп егет өенә барганнар. Ике як туганнар очрашкач, иң истә калганы кыз ягының түшәк сатуы булган.

«Бирнәләр күтәреп, күчтәнәчләр, каз-үрдәкләр белән кияү ягына баруыбыз үзе бер бәйрәм булды. Йоласына туры китереп, түшәк тә саттык. Үзебез алып килгән казны, җырлый-җырлый, табынга чыгардык. Туйның мул табында ике якның үзара җыру әйтүе белән узган икенче көне дә бик күңелле булды», – дип хәбәр итте Маргарита Горшунова.

Яшьләргә бәхет телибез!

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев