Керәшенчә марафонда катнашучылар Казанга җыела
«Туганайлар» газетасы 1-21 мартта ВКонтакте социаль челтәрендә оештырган III керәшен марафонында катнашкан кешеләр өчен бәйрәм була.
Проектның максаты милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү һәм керәшен җанлы һәм халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны барлау иде.
Бу юлы керәшенчә марафонда барлыгы 56 кеше – укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка актив укучылар кушылды. Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчысы елына багышланды.
Марафонда «Туганайлар»ның ВКонтактедагы төркемендә көн дә махсус бер тема тәкъдим ителде. Марафонда катнашучылар әлеге темага постларны (текст, фото, видео) 23 мартка кадәр, тиешле көнендә язып бардылар.
Марафончылар Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовиклар һәм Советлар Союзы Геройлары, тыл ветераннары, шулай ук, «әфганчы»лар һәм СВО геройлары турында постлар яздылар. Алар көн саен, билгеле бер тема кысаларында, үзләренең язылучыларын (подписчикларын) һәм күзәтеп баручыларны үз районнарының керәшен мәдәнияте белән таныштырдылар, гаилә кыйммәтләре турында яздылар, кадерле истәлекләре белән уртаклаштылар. Дин, фольклор һәм милли ашлар турында постлар биреп бардылар.
Марафонны йомгаклау – Казанда, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә 11 апрель көнне, 10:00 сәгатьтә.
Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Очрашу җыр-биюләр белән үрелеп барачак. Шулай ук, марафончыларны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә экскурсия һәм «Батырлык. Горурлык. Дан» дигән фотокүргәзмә көтә.
Фотода – узган ел оештырылган керәшенчә марафонда катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев