Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Шураныннан Валентина Шәйхетдинова: «Бәләкәйдән үк үземне ак халаттан итеп күз алдына китердем»

Мөслимнең Керәшен Шураны авылында туган Валентина 1992 елны, Казан медицина колледжын тәмамлап, юллама буенча район хастаханәсенә эшкә кайта.

Яшь белгечне хастаханәнең терапия бүлегенә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Хезмәт юлын ул бүлекнең өлкән шәфкать туташы Рәшидә Садриева кул астында башлый.

– Бәләкәйдән үк, балалар бакчасына йөргәндә үк үземне ак халаттан итеп күз алдына китерә идем. Мәктәптәпне тәмамлагач, сыйныфташларымның күбесе педагогия, икътисад юнәлешен сайлады. Минем максатым медицина хезмәткәре булу иде. Укыганда төрле медицина учреждениеләрендә практика узарга туры килде. Авыруларга ярдәм итә алуыма ихластан сөенәм, – ди Валентина.

Намуслы һәм тырыш хезмәте өчен Валентина Шәйхетдинова берничә тапкыр район башлыгының, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталарына, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек була.

2010нчы елдан терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы вазыйфаларын башкара.

– Валентина кебекләр булганда медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе һәрвакыт югары булачак. Пандемия чорында да ул үзен аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләде. Валентина Шәйхетдинова, сайлаган һөнәренә тугры калып, эшен күңел биреп башкара, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Валентина тормыш иптәше Илһам белән өч бала үстергән. Олы кызлары Гөлүзә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, уллары Айдар, Әлмәт политехника техникумын тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Төпчекләре Адилә Мөслим гимназиясенең өченче сыйныфында белем ала. Валентина белән Илһамның беренче оныклары да бар.

Мөслим-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев