Керәшен Сәрдәсендә «Туган җиремнең уңган-булган улы» дип аталган җанлы очрашу булды
Һәр кешенең тарихы үзенең туган нигезеннән, авылыннан, районыннан, төбәгеннән башлана.
Питрәч төбәге үзенең эшләре һәм кешеләре – терлекчеләре, укытучылары, игенчеләре, табиблары, фән докторлары, профессорлары, язучылары һәм композиторлары белән дан тота. 28 февраль көнне, Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында, менә шундый кешеләрнең берсе – авылдашлары Павел Геннадьевич Семенов белән «Туган җиремнең уңган-булган улы» дип аталган җанлы очрашу булып узган. Очрашу авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә оештырылган.

Павел Семенов авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, селекция һәм орлыкчылык үзәге директоры, Казан дәүләт аграр университеты доценты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Марҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, туган як тарихых тирәнтен өйрәнүче, «Керәшен халык әкиятләре», «Казан шәһәре керәшен педагогика техникумы чыгарылыш укучысы истәлекләре», «Д.Г.Саврушевский, Керәшенчә шигырьләр җыентыгы» китапларының җаваплы мөхәррире.
«Очрашуда Павел үзенең балачак, мәктәп һәм гаилә истәлекләре, студент елларындагы кызыклы мизгелләре белән уртаклашты, китапларны бастыру юлында кичерергә туры килгән авырлыклар, бүгенге тормышы турында сөйләде.
Чарада әти-әнисе дә чыгыш ясады, Павелның балачагы турында сөйләделәр, хәзер аның гаиләләрендә төп киңәшче булуын әйттеләр. Төп кунагыбызның әнисе Ольга Семенова һәм иң кече энесе Егор тамашачыларны иҗади номерлар белән сөендерделәр. Шулай ук беренче укытучысы А.П.Круглова, класс җитәкчесе Н.Н.Никитина, китапханәче Лидия Яковлеваның чыгышлары кунагыбызны да, тамашачыларны да бик кызыксындырды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы Ракыя Никитина һәм авыл мәдәният йорты директоры Айдар Маннапов үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр», – дип хәбәр итте Айдар Маннапов.


Павел Семенов барлык катнашучыларга да күңелле сюрприз ясаган, авторның автографы һәм теләкләре язылган авторлык китабын бүләк иткән.
Бу чыннан да җанлы һәм дулкынландыргыч кичә булган, барысы да бер сулышта, тату гаиләдә сөйләшеп утыргандай үткән.

А. Маннапов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев