Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә «Солдатта булган диләр» бәйрәм концерты узды

Элгәредән Россиядә хәрбиләр иң хөрмәтле, иң абруйлы кешеләрдән санала.

Ватанны саклау ул — тыныч халыкның гомерен, туган илнең намусын, горурлыгын, ныклыгын, бердәмлеген саклау.

«Шул уңайдан, 23 февральдә, Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, «Солдатта булган диләр» бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә катнашкан барлык үзәшчән артистларыбызга, мөхтәрәм тамашачыларыбызга зур, ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Концерт программасы «Җиңү язы» исемле инсценировка (идея авторлары: Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре) белән башланып китеп, матур, патриотик җырлар белән үрелеп барды.

Концерт бер сулышта, бик матур узды. Башында күрсәтелгән инсценировкада Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгы фронттагыларга гына түгел, ә авылларда ялгыз калган хатын кызлар җилкәсенә дә төшүе күрсәтелә. Аларның сугыш вакытында көнне төнгә ялгап эшләүләре, фронтка булышулары, нинди генә авырлыклар, югалтулар килсә дә чыдам, нык булулары жинүне якынайтырга булыша.

Бәйрәм концертына СВОдан яраланып кайткан егетләребез, аларның әти-әнилэре дә тамашачы буларак чакырылган иде», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

А.Маннапов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев