Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе халкы «Йөзек салу» йоласына җыелганнар

Елдагыча, 13 январьда, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында матур йола уздырылган. Ул - «Йөзек салу» йоласы.

Бу хакта мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов сөйләде:

«Бәйрәм безнең авылда элгәредән уздырылган. Без дә ел саен оештырабыз, чөнки халкыбызның йола-гадәтләрен саклау безнең төп бурычыбыз. Бәйрәм башланганчы, тулы гаиләдән булган (ата-аналы) балалар авылыбыз чишмәсеннән су алып менәләр. Аның да үз кагыйдәләре бар. Су чиләккә алынгач аның өстен сөлге белән каплыйлар. Әби-бабалар: «Суга җен кагылырга тиеш түгел», – диләр. Чиләкне чәнти бармаклар белән генә тотып алып кайталар һәм юл буенча сөләшергә ярамый. Суны алып кайтып, хуҗа кеше сый биргәннән соң гына, балаларга сөйләшергә ярый башлый. Кичен бер йортка хатын-кызлар җыела торган булганнар, безнең очракта  ел саен авыл мәдәният йортына җыелабыз».

 

Җыелышып беткәч, «Йөзек салу» йоласы башлана.

«Төрле темаларга багышланган җырулар башкарыла. Элгәре дә шулай яхшылары да, начарга юраганнары да булган» — диде Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ольга Семенова.

Быел да авыл халкы җыелышып, әлеге матур йоланы оештырдылар. Бәйрәмдә күрше Алексеевск районынан килгән кунак кызы да булган:

«Мин үзем авыл кызы булсам да, киткәнгә инде 25 елдан артык. Хәзер Алексеевск район үзәгендә торабыз. Тик тамырлар, күңел гел туган авылга тартып тора. Яңа еллар башлангач ел саен туган якка ашыгабыз. Бүген менә ара ерак дип тормадык, «йөзек салу» йоласына кайттык. Бүгенге бәйрәм бик ошады. Бик зур рәхмәтләр әйтәсем килә безне онытмыйча шулай чакырып торганга, кайткач та якты йөзләр белән каршы алганга. Быел да узган елгы кебек бик күңелле булды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ел саен үзгәрешләр кертелеп тора, тагын да күп элгәреге халык җырулары, теләкләр башкарылды бүген. Инде үзебез дә кыюланабыз, шомарабыз ел саен. Миңа бүген «бай да булсын, сау да булсын, бу йөзекнең хуҗасы» дип тә җырланды. Шуңа күңелләр булды, ел буе да шушы җыр мине озата килер дип ышанам. Икенче җыры «бер ярны ике сөйдем, үз гомерем эчендә» дип чыкты, күңелләр күтәрелеп китте, «мач» килде җырларым дисәм дә була», — диде Людмила Савиных (Баширова).

Алар әлбәттә, барлык бәйрәмнәргә дә кайтырга тырышалар авылга. Тиздән Качмануга, «Олы көнгә», «Май чабу», "Тройсын«га, аннан көзен «родительский» бәйрәмнәренә дә кайтырлар.

«Шуны гына әйтәсем килә: менә шушы бәйрәмнәр кебек авылыбыз гөрләп торсын, илгә тынычлыклар килсен дип кенә телисебез килә!», — диде Алекссевск районыннан килгән кунак.

Бәйрәмдә шулай ук хәзергесе вакытта балалары  махсус хәрби операциядә булган авылдашлары да катнашкан.

Марина Гаврилова:

«Буген безнең авылда «Йөзек салу» бәйрәме. Без инде бик күп еллар, 13е көне җыелышып, кызлар белән йөзек салабыз. Әлеге йолабыз матур гадәткә кергән. Чишмәдән алып менгән суга йөзекләребезне салабыз. Һәр кешенең йөзеге исеменә җыр чыга. Шул җырга ышанып, ел буе яшибе инде. Икенче елны өметләнеп көтеп калабыз. Менә миңа буген чыккан җыр үземә хуш килер дип ышанып калам. «Дошманнарны көнләштереп яшә» дигән җыр чыкты. Бик сөендем. Амин, шулай булсын. Авылыбыздагы бу матур йола онытылмасын», – дип уртаклашты.

Айдар Маннапов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев