Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе мәктәбе гамәли юнәлешле республика семинарында катнашты

Питрәч район мәдәният сараенда «Бала шәхесен социализацияләүдә мәктәп театрының роле» темасына багышланган гамәли юнәлешле Республика семинары узды.

Чарада Татарстанның 8 муниципаль районыннан 80 кеше катнашты. Мәктәп театры җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашу максатыннан үз эшләре турында сөйләделәр һәм балаларның театральләштерелгән күренешләрен тәкъдим иттеләр.
Семинар Татарстан Республикасының атказанган артисты, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Нәфыйкованың актерлык осталыгы буенча мастер-классы белән тәмамланды.

"Бала шәхесен социализацияләүдә мәктәп театрының роле" темасына гамәли юнәлешле республика семинарында безнең мәктәп тә катнашты. Һәрбер мәктәптә театр түгәрәге эшли. Безнең мәктәп укучылары барысы да бу түгәрәккә йөри. Балалар күп булмаганлыктан, әзрәк рольле спектакльләр сайлыйбыз. Театрыбызның исеме дә кызыклы: «Без булдырабыз!". Җитәкчесе - башлангыч класс укытучысы Нина Волкова”, – дип сөйләде Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Нина Фадеева.

Аның сүзләренчә, театр түгәрәкләре балаларның шәхес буларак үсүенә, аралашу күнекмәләрен камилләштерүгә һәм җәмгыятькә тизрәк яраклашуына зур өлеш кертә.

Фотолар Н. Фадеевадан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев