Керәшен кызы Амелия Павлова «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты
Казанның «Уникс» концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» XXVI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды.
Фестиваль елның-елында талантлы балалрны үзенә җыя. Катнашучылар, финалистлар, җиңүчеләр арасында керәшен егет-кызлары булу, аеруча сөенечле. 26нчы тапкыр узган быелгы фестиальдә Яр Чаллыдан керәшен кызы Амелия Павлова да җиңүчеләр рәтендә. Ул барлык турларны да узып, гала-концерт сәхнәсендә чыгыш ясады һәм «Вокал соло» номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Бәләкәйдән җыр-моңга гашыйк, сәләтле кыз Амелия күп конкурсларда катнаша. Җырлый, фортепианода уйный. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары, Салют Талантов «Artcon»ның 12нче суперфиналы лауреаты. Шәһәр һәм Тукай районы концертларында, чараларында актив катнаша. Аның репертуарында татар, рус һәм керәшен җырулары бар.
Фото: Яр Чаллының музыка мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев