Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен кызлары конкурста призлы урыннар алды

Түбән Кама мәктәпләрендә укучы кызлар төбәкне өйрәнүчеләр конкурсында уңышлы чыгыш ясады

Республикакүләм XIII “Үз тамырларыңны белеп яшә” (“Жить, помня о корнях своих”) конференциясе “Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылды. Ул 31 январьда Түбән Камада, В.Тимирясов исемендәге Казан инновация институты базасында узды.

Конференциядә Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназиясендә укучы Яна Кузьмина да катнашты. Яна “Беренче адымнар. Ыру агачы. Реликвия” (“Первые шаги. Родословие. Реликвия”) номинациясендә өченче урынны яулады. Б.Урманче исемендәге бу гимназиянең 2нче классында белем алучы Янаны әлеге конференциягә әзерләүдә укытучысы Алсу Инсафова да зур көч куйган.

Яна – Красный Ключ поселогындагы “Баш чишмә” керәшен фольклор ансамблендә җырлап йөрүче Надежда Кузьминаның кызы. “Баш чишмә” ансамбленең “Садның бакчалары” җыруына төшерелгән клипта Яна кечкенә кызны уйнаган.

Садның бакчалары түтәл-түтәл,

Арасыннан тыз-быз кош үтәр..

Без туганнар бергә тату җәшик,

Тату җәшәүләргә ни җитәр…

“Садның бакчалары” – заманында Түбән Кама шәһәре төзелеше нигезен яулап алган Чәбия авылы керәшеннәренең яраткан җыруы. Янаның карт җырак әбисе Анна түти Храмова үзенең туган авылы Чәбия көйләрен яратып җырлый иде... Анна түтинең сәләте кызларына, оныкларына һәм шул оныкларының балаларына да күчкән.

Төбәкне өйрәнүчеләрнең республикакүләм XIII конференциясендә 31нче лицейдан Василиса Степанова һәм Дарья Иванова да уңышлы чыгыш ясады.

Василиса “Этнография” номинациясендә – беренче урынга лаек булды.

Дарья исә “Культурное наследие” номинацисендә 3нче урынны алды. Бу кызларга да фәнни тикшеренү эшләрендә педагоглары Алевтина Даутова, Светлана Неустроева, Эльза Бадгиева ярдәм иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев