Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен КВН командалары «Әйдә, ШаяРТ»ның ярымфиналына узды

4 июндә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының 1/4 финал уены узды.

Ярымфиналга чыгу өчен 10 команда көч сынашты: «Гөргөри киленнәре» (Казан), «Супер кряшен» (Тукай, Мәләкәс авылы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Мәхәббәт» (Яр Чаллы шәһәре), «Игенче» (Саба), «Тамлетто» (Саба), «Теге ни» (Казан), «Батырлар» (Саба), «Авара» (Казан энергия колледжы).

КВНчылар чыгышын Татарстан КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «Эссе» төркеме (Нияз Вәлиев һәм Айрат Ильясов), җырчы Рамил Закиров бәяләде. Алар чыгышларга үз бәяләрен «елмая», «көлә», «моңсу» смайликлар белән куйдылар.

Уен ике этаптан торды. Беренче этап — «Сәламләү». Анда һәр команда үзе белән таныштырды, шулай ук, кыска гына миниатюра да күрсәтте. Икенчесе — «Тәмәрес», ягъни импровизация. Барлык командалар берьюлы сәхнәгә чакырылды. Жюриның һәр члены берәр кызыклы хәлне күрсәтә башлауга, командалар үзләре импровизация ясап, шуны көлкеле итеп дәвам иттеләр.

Ике этаптагы нәтиҗәләр буенча безнең ике керәшен КВН командасы да ярымфиналга узды.

«Супер кряшен» командасыннан аермалы буларак, «Гөргөри киленнәре» — яңа оешкан команда. Әлеге уенда «Гөргөри киленнәре»ндә Лиана Самойлова, Ангелина Мухина, Анастасия Иванова, Владислав Архереев, Владимир Николав уйнады. Уен ахырында үзләре әйтүенчә, «начало есть, ахыры хәерле булсын!».

Уен барышында жюри членнары һәр команда турында үз фикерләрен әйттеләр. Татарстан КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев: «Гөргөри киленнәре» көчле чыгыш күрсәтте. Үз стилегез барлыкка килә башлады. Сезнең бу фестивальдә катнашуыгызга без бик шат», — дип югары бәя бирде.

Зәйнәб Фәрхетдинова да аларны «Стильныйлар, матурлар» дип әйтеп үтте. «Эссе» төркеме солисты Нияз Вәлиев: «Керәшен КВН командалары ошады. Сез — «Супер кряшен», молодцы!» — дип аларны аерып әйтте. 

Уен ахырында «Иң яхшы актёр» һәм «Иң яхшы актриса» номинацияләре дә билгеләнде. "Гөргөри киленнәре«ннән Лиана Самойлова «Иң яхшы актриса» номинациясендә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев