Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен ансамбльләре халкыбызның солдатка озату йолалары һәм традицияләрен күрсәтәчәкләр

2025 елда «Байтирәк» проекты Ватанны саклаучылар елы кысаларында узачак. Барлыгы ике чара үткәрү планлаштырыла – «Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләре» һәм «Төп йортның йолаларда чагылышы». Икесендә дә керәшеннәр катнашачак.

Мәгърифәти проектның беренче чарасы 2 июльдә 18.00 Горький исемендәге ял паркында узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар солдатка озату йолаларына багышланган интерактив программалар тәкъдим итәчәк. Чарага килгән кунакларны элеккеге традицияләр, халык музыкасы һәм иҗаты белән танышу көтә.

Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнә. Шулай ук, биредә XX гасырда Идел буе халыкларының солдатка озату йолаларына багышланган «Ватанга хезмәт итү – намуска тугры калу» фотокүргәзмәсе эшләячәк.

Балык Бистәсеннән Лариса Кибякова солдат  кулъяулыгы чигү буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Концерт мәйданчыгында Казан консерваториясенең фольклор ансамбле, «Канарейка» казак җыр ансамбле, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» фольклор ансамбле, Арча районыннының район мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор коллективы, «Залесный» мәдәни үзәгенең «Аҡ тирәк» башкорт халык фольклор ансамбле, Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз мәдәният йортыннан «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле, Теләче районының Субаш мәдәният йортыннан «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, Нурлат районының Урта Камышлы мәдәният йортыннан «Росинка» чуаш халык ансамбле, Балтач районының Урта Көшкәт авыл клубыннан «Шулдыр жыт» халык фольклор ансамбле, Әгерҗе районының Кадрәк мәдәният йортыннан «Кадрек сем» халык фольклор ансамбле, Лениногорск районыннан Мордва Кармалкасы авылы мәдәният йортының «Пизелне» мордва халык фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.

Чара «Солдатны озату» музыкаль-театральләштерелгән куелыш белән тәмамланачак. Очрашуның кульминациясе армиягә озату белән бәйле йола традицияләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәчәк. Спектакльдә йола җырлары күмәк башкарылачак, төп геройлар - туган-тумача, солдатның армиядән кайтуын көтеп торучы кыз һәм солдат үзе. Болар Татарстан халыкларының традицион мәдәниятендә ир-ат тормышының төп этапларының берсен һәм аның өч тармагын символлаштыра.

Бәйрәм кунакларын кыр кухнясында әзерләнгән итле карабодай боткасы һәм татлы чәй белән сыйлаячаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев