Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кече Чура авылыннан махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм озатылды

Кукмара районының Кече Чура авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм кулын сузды.

Авыл халкы калай банкалар җыеп, алардан блиндаж шәмнәре ясаган. Бу шәмнәр сугышчыларга җылылык һәм яктылык бирәчәк. Шулай ук, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авыл халкы егетләребезгә гуманитар ярдәм дә җыйды. Бу ярдәм Кукмарадагы «Боевое братство» оешмасына тапшырылды.

«Боевое братство» вәкилләре авыл халкына зур рәхмәт белдерделәр. Алар ясалган шәмнәрнең сыйфатын югары бәяләделәр, аларның төтенсез һәм озак януын билгеләп үттеләр. Бу шәмнәрнең сугышчылар өчен бик мөһим булуын ассызыкладылар. Ярдәм тиздән егетләргә барып җитәчәк.

Мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Миронова егетләргә сәламәтлек, илдә тынычлык урнашуын һәм егетләрнең туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Наталья Миронова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев