«Күпкырлы Татарстан» фотопроекты — ул Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе инициативасы, Татарстан халыклары дуслыгы йорты ярдәме белән тормышка ашырыла.
Аның төп максаты — республиканың мәдәни төрлелеген күрсәтү һәм милләтара татулык идеяләрен ныгыту.
13 сентябрь көнне Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, Трофимовлар гаиләсе белән берлектә, Халыклар дуслыгы йортының «Күпкырлы Татарстан» фотопроектында катнашты. Марина һәм Николай Трофимовлар ике ул, бер кыз үстерәләр.
Бу — керәшен мәдәниятенең матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтү, шулай ук республикабыз халыкларын берләштерүче зур проектның бер өлеше булу өчен менә дигән мөмкинлек.
«Оештыручыларга чакырулары һәм фотосурәтләр аша гореф-гадәтләребез турында сөйләргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук Трофимовлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мәдәни мирасыбызны саклауга һәм популярлаштыруга үз өлешебезне кертә алуыбыз белән горурланабыз», – диләр «Бәрәкәт» яшьләре.
Ангелина Мухина фотосы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев