Казаннан Роза Смирнова «Россиянең иң яхшы вожатые» исеменә лаек булды
4 июньдә «Россия» милли үзәгендә «Артек» ның 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты узды.
Әлеге концерт карендәшебез Роза Смирнова (Шатыро)ны «Россиянең иң яхшы вожатые»күкрәк билгесе белән бүләкләүдән башланды. Тамашачыларның көчле алкышлары астында лаеклы бүләкне тантаналы рәвештә Россия Федерация хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко тапшырды.
Чыгышы белән Чистай ягыннан булган Роза Яковлевна 60 нчы елларда «Артек»та вожатый булып эшли, алдагы хезмәт елларын Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре белән эшләүгә багышлый. Бүген дә ул балалар хәрәкәте белән элемтәдә тора, актив агарту һәм тәрбия эшчәнлеге алып бара.
«Юл күрсәтүчеләр Лигасы» проектында катнашучыларның иҗади идеяләре гәүдәләнгән күкрәк билгесен булдыру тарихы да кызыклы. Бүләк дизайны өстендә эшләгәндә, вожатыйлар аңа вакытның җанлы сулышын һәм вожатыйларның күп буыннарының ныклы традицияләрен салырга тырышып караганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев