Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казаннан Нина Низамиева: «Уңыш мулдан булды. Базда банка куярлык урын калмады»

Бу җәй-көзләр, мөгаен, җыеп бетерә алмаслык мул уңышы белән истә калыр. Үз бакчасы, авылларда яки шәһәр янәшәсендә үз йорт-җире булганнар минем белән килешер. Якташым, Мамадыш районының Албай авылы кызы, бүгенге көндә Казанда яшәүче оста бакчачы Нина Низамиева да җиләк-җимешне чиләкләп-чиләкләп җыюлары турында сөйләде.

Яхшы уңыш алу өчен, әлбәттә, иртә яздан кара көзгә кадәр бакчаңда баш күтәрми эшләргә кирәк. Кемнән сорама, «быел җиләк-җимеш җыеп бетерерлек түгел» дип әйтә. Чыннан да, уңган бакчачыларга быел җәй шәп килде. Үзем дә ялларда Мамадышка кайтканда, чия, алма, җиләк җыя-җыя, хәлдән таеп бетә идем. Казанның Самосырова поселогында яшәүче Нина Низамиеваның ватсаптагы статусына куйган бакчасын, андагы уңышны күргәч, түзә алмадым, үзенә яздым. 

— Үз йортың белән яшәгәч, бакчасыз булмый инде. 4 сорт груша һәм слива агачлары, 8 төрле алмагач, балан, миләш, чикләвек... — дип тезеп китте Нина түти соравыма җавап итеп. — Башка елларны да уңыш шәп була иде, ә быел аеруча күп. Улым Илназ җәй буе «әни, бетми торган чия булды бу» дип, арыганчы җыйды. Без туганнар белән бергә, күмәкләшеп эшләргә яратабыз. Үзенә күрә, бер олы бәйрәм ясыйбыз. Быел да, алтын көзнең кояшлы көнендә бертуганнарым, аларның балалары безгә җыелдык. Чиләк-чиләк җиләк-җимеш җыйдык. Аны, әлбәттә, туганнарга күчтәнәчкә бирдем. Һәркемгә өлеш чыкты. Өйдәге базда банка куярлык урын калмады.

Нина түтиләр җәй айларында Албайдагы төп нигезләренә дә кайтып йөриләр. Анда да бар эшне бергәләп, тиз-тиз генә эшлиләр.

— Шөкер, туганлык җепләре көчле. Бәйрәмнәрдә дә, эштә дә гел бергә без. Мамабыз Мария да гел яныбызда, үзенең киңәшләрен биреп, карап тора, — дип елмая Нина түти. 

Әнисе, туганнары турында сөйләгәндә карашына кадәр үзгәрүеннән аның күңелендә аларга карата никадәр хөрмәт ятуы аңлашыла. Әнисен зурлаган, туганлык җепләре ныклы булган гаиләләрдә генә була ала торгандыр ул ыру кадере…

Фотолар Нина Низамиеваныә шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев