Казанда «Сайлау ноктасы» («Точка выбора») мәгълүмат үзәге эшли башлады
28 июньдә, Бөтенроссия Яшьләр көнендә, Казан шәһәренең «Урам» экстрим-паркында «Сайлау ноктасы»н ачу тантанасы булды.
Яшьләр бәйрәмендә быел көн җиләс һәм салкынчарак булды. М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы аша үтеп, «Урам» экстрим паркына төшкәндә, вакыт шактый иртә иде әле. Казанка яры буенда, Миллениум күпере янында унашкан бу парк – яшьләрнең актив ял урыны. Шуңа да оештыручылар да, волонтёрлар да – япь-яшь кызлар, егетләр.

«Урам» паркындагы «Сайлау ноктасы» үзәге ерактан ук күзгә ташлана. Җыйнак, заманча бизәлешле һәм "Выборы Раиса Республики Татарстан 14 сентября 2025 года" язулы бина ул. Үзәкне рәсми ачу вакыты җитәргә байтак вакыт бар иде. Кызыксындырган сорауларга оештыручыларның җавапларын ишетеп, яшьләр кулындагы кәгазь-сорауга җавап язып, аны махсус кубка салырга да җитешелде. Татарстанның киләчәген ничек күзаллауга кагылышлы сорау иде ул. Бәйрәмдә «Сайлау ноктасы» үзәге янәшәсеннән үтеп баручылар арасында үз фикерен язмача белдерүчеләр аз булмагандыр. Алга китү булса да, үзәкне ачу тантанасыннан соң, Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та, республиканың үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та ул сорауга җавапязып салдылар...
– Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен шундый заманча киңлек-пространство ачуыбыз зур әһәмияткә ия. Быел без Татарстан Рәисен сайлыйбыз, бер мандатлы 18нче Мәләкәс округыннан республика дәүләт советына депутат сайлаячакбыз (Россия сенаторы итеп сайланган Геннадий Емельянов урынына – ред.). Муниципалитетларның вәкиллекле органнарына 7,5 мең депутат сайланачак. Аларның күбесе яшьләр булачагына ышанам. Безнең 3 миллионга якын сайлаучының өчтән бере– яшьләр. Бу – сайлауда әһәмияте зур булган җитдитавышлар, дигән сүз. Ә «Сайлау ноктасы» үзәге – аралашу өчен заманча киңлек-мәйдан, моның өчен мин республикаүзәк сайлау комиссиясе карамагындагы яшьләр советына рәхмәт белдерәм. Бу советны оештырыргамы-юкмы дип, без озак икеләндек – ниндирәк вәкаләтләр йөкләнер, яшьләр килерме-юкмы, ничек бәяләрләр... Монда эш системалы рәвештә башкарылды – сайлау хокукы мәктәбе, бөтен республика буенча диярлек яшь сайлаучылар клублары оештырылды, – дип сөйләде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы»үзәген ачу тантанасында. – «Атмосфера» һәм «Софиум»(сайлау хокукы нигезләренә кагылышлы – ред.) проектларын тормышка ашырдык. Сүз уңаеннан, быел республикакүләм«Софиум» конкурсының дүрт җиңүчесе дә Россия олимпиадасында да җиңде. Бу – эшнең дөрес юнәлештә баруын күрсәтә... Киләсе атнадан «Сайлау ноктасы»ндаэш башланыр. Бу үзәктә яшьләр белән очрашулар, видеопоткастлар булыр. Шулай да барысын да ачык пространствода оештыру яшьләргә дә, гомум алганда, сайлаучыларга да күбрәк файда китерер.
Үз чиратында, «Татарстан республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина «Урам» экстрим-паркының яшьләр урыны булса да, теләге булган һәркемнең, шулай ук, туристларның да монда актив ял итә алуын искәртеп, яшьләрне 14 сентябрьдә зур вакыйга көтүенә тукталды:
– Яшьләр белән ул көн, ул вакыйга турында сөйләшү дөрес булыр, чөнки ул киләчәгебезне билгели торган көн булачак. Ә киләчәкне яшьләр белән билгеләми, тагын кем белән билгеләргә?!
Үз чыгышында, Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сайлау кампаниясе, оештыру мәсьәләләре һәм анда катнашуга кагылышлы барлык сорауларга да «Сайлау ноктасы»нда җавап табарга мөмкин булачагы турында әйтеп үтте:
– Бүген яшьләр өчен файдалы тагын бер зур проект тормышка ашырыла башлады. Бу проект – яшьләрнең дәүләт власте органнарына, Татарстанның хәзерге сәясәт курсына ышаныч проекты. «Сайлау ноктасы»нда кызыксынучыларның барлык сорауларына республика үзәк сайлау комиссиясе белгечләре, республика үзәк сайлау комиссиясе кармагындагы яшьләр советы экспертлары, башка җәмәгать эшлеклеләре җавап бирәчәк... Татарстанда 1 миллион 19 мең яшь кеше бар. Шуларның 65 процентка якыны – сайлау яшендәгеләр. Киләсе 5-6 ел дәвамында республикада эшләячәк теге яки бу сәяси конструкцияне сайлаганда, яшьләрнең сайлау кампаниясендә биргән тавышы хәлиткеч көчкә ия булачак.
Алдагы берничә айда эшләячәк бу «Сайлау ноктасы» – ышаныч мәйданы. «Сайлау ноктасы» дип, исеме бик тәдөрес сайланылган. Чөнки кеше үзе мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукына ия, шулай эшли дә. Монда депутатлыкка кандидатларның кайсысын да булса сайларга өнди торган бернинди транспарантлар да, баннерлар да юк. Бу мәгълүмат үзәге тулысынча демократик-конституцион нигездә эшли.
Фото: Фирая Моратова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев