Казанда пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәген оештырырга җыеналар
Хәбәрләр

Казанда пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәген оештырырга җыеналар

Ул дәүләткүләм «Пилотсыз авиация системалары» проектын тормышка ашыру максатыннан төзелә.

2 миллиард сумга төшәчәк бу үзәкнең республикабыз фәнни комплексын үстерүдә әһәмияте зур булачак. Министрлар Кабинетындагы брифингта вице-премьер Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, соңгы биш елда Татарстанда фәнни хезмәткәрләр саны өч мәртәбә артып, 23 мең 300гә җиткән.


Нет комментариев