Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале узачак

Иртәгә, 12нче июньдә, Россия көне кысаларында Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале узачак.

Ул сәгать 11.00 дә халыклар дуслыгы парадыннан башлана, аннары сәгать 15.00 гә кадәр Кремльнең Гавами урыннары ишегалдында дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров хәбәр итте.

«Фестиваль рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, халыклар дуслыгына, берлегенә юнәлдерелгән, мәдәни һәм тел төрлелеген саклап калу, популярлаштыруга юнәлдерелгән», —диде Тимур Кадыйров.

Фестивальнең программасы бик эчтәлекле. Башта тантаналы төстә халыклар йөреше оештырыла. Аннары Казан Кремлендә милли утарлар, осталар ярминкәсе, мастер-класлар, халык уеннары узачак. Тимур Кадыйров әйтүенчә, барлык гореф-гадәтләр, милли кухня турында катнашучылар рус һәм үз милли телләрендә сөйләп тәкдим итәчәк.

«Кызыклы лекторий көтелә, фикер алышу өчен өч тема билгеләнгән. Концерт программасында төрле милләтләр чыгыш ясаячак. Фестивальгә бара алмаганнар өчен Татарстан Республикасының рәсми аккаунтында, Халыклар ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты аккаунтларында онлайн-трансляция оештырыла», — диде Тимур Кадыйров.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев