Казанда «Кызыл канәфер» акциясе башлана
Волонтерлар Бауман, Кремль урамнарында һәм Ирек мәйданында хәйрия хисабына «Кызыл канәфер» значоклары таратачак.
Значоклар сатудан кергән акча ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә җибәреләчәк. Акциянең символикасы сурәтләнгән киемдәге волонтерларның кулында акча җыю өчен махсус тартмалар булачак. Хәйрия акчасын шул тартмага салырга яки махсус QR-код аша күчерергә мөмкин.
Ә инде 24 апрельдән 9 майга кадәр волонтерлар шәһәр урамнарында, парклар һәм скверларда халыкка Җиңү көненең төп символын — Георгий тасмаларын өләшәчәк. Быел барлыгы 100 меңнән артыграк тасма тарату күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев