Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда Камал театрының яңа бинасы ачылды

Камал театрының яңа бинасы «Туган тел» җыры һәм Татарстанның халык артисты Илдус Əхмәтҗанов башкаруында Тукайның «Театр» шигыре белән башланып китте.

«Үзеңне ювелир бизәнү әйбере эчендә кебек хис итәсең», - дип соклану сүзләреннән башлады чыгышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова.

«Бу театр ачылу тантанасы бөтен Россия өчен зур вакыйга», – диде Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков. Котлау сүзләре белән шулай ук Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

«Безнең иҗади потенциалыбыз бар. Без үз эшебезне башкардык. Хәзер инде сез безне сокландырыгыз», - диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов труппага карап.

Татарстан Республикасы һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев символик ачкычны яшь буын вәкиленә тапшырды.

«Артист мәңге яшь була алмый. Əмма театр гел яшь булырга тиеш», – диде ул.

Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы белән дәвам итә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев