Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда каһарман шагыйрь Фатих Кәримгә күптән көтелгән һәйкәл ачылды

Һәйкәл ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, татар зыялылары, әдәбият сөючеләр катнашты.

“Татмедиа” бинасы каршындагы Яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкта фронтовик Фатих Кәримгә һәйкәл куелды. һәйкәл ачылышы бүген, – 8 майда тантаналы рәвештә узды.
Һәйкәл ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, татар зыялылары, әдәбият сөючеләр катнашты.


"Бүген без чын патриот Фатих Кәрим һәйкәлен ачабыз. Аның сугыш еллары татар әдәбиятына керткән өлеше бәяләп бетергесез. 4 ел сугыш эчендә ул 100дән артык шигырь, поэма, повесть язган. Алар батырлар һәм кыюлыкны, Ватанга тугрылыкны данлыйлар.Сугыш алды язмышының катлаулы булуына карамастан, Фатыйх Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатыйх Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл - җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш. Бүген Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ата-бабаларыбыз истәлеген саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

 

Тантана барышында Фатих Кәримнең оныгы Артём Кәримов исә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм фикерләрен әйтте.

«Мин Фатих Кәримнең гаиләсе, дәвамчылары һәм бөтен туганнар исеменнән ТР Рәисе Рөстәм Нургали улына, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улына һәм республиканың Мәдәният министрлыгына олы рәхмәт ирештерәсем килә. Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерү максатыннан республика җитәкчелеге тарафыннан даими төстә зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, 2019 елда Фатих Кәрим музеена реконструкция һәм яңадан җиһазландыру ясалды. Бүгенгесе көнне әлеге музей – илдәге иң яхшы төбәк музейларының берсе. Әлбәттә, зур рәхмәт һәйкәлнең скульптурларына. Фатих Кәрим – фашизм белән көрәштә батырларча һәлак булган, ләкин аның исеме мәңге халык йөрәгендә булачак», – диде ул.

 

  • Һәйкәлнең авторлары – скульпторлар Денис Мельников һәм Захар Карамян. Эскиз 2020 елда булган иҗади конкурс йомгаклары нәтиҗәсендә сайланган.

 

 

Татар=информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев