Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев үзенең өченче китабын тәкъдим итәчәк.
Тышлыгына ук үзенең туган авылы Владимирның көзге күренеше (анысы — авылдашы Ольга Чемкина фотосы) урын алган китапка Георгий Мифодеевичның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре һәм «Микай» поэмасы кергән.
Бу – аның өченче китабы. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Рәхмәт сиңа, җыр» дигән шигырьләр китабы чыккан иде. 2019 елны Казан шәһәренең «Ак бүре» нәшриятында «Балачакны сагынып» китабы басылды. Ә «Рәшә чыңы» китабы «Куранты»да басылды.
Шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсендә Георгий Ибушевның иҗатташ дуслары да катнашчак.
Нет комментариев