Казаклар Чаллысыннан Любовь Дмитриева район халкына үрнәк
Балык Бистәсе районыннан Любовь Дмитриева авыр һәм җаваплы хезмәтне 15 ел дәвамында күңелен биреп, яратып башкара.
Иң борынгы һөнәрләрнең берсе булган хат ташучы хезмәте бүгенгесе көндә дә хөрмәткә лаек. Балык Бистәсе районы авылларында әле аларның тырышып эшләп йөрүләре хакында ишеткәч без шуларның берсенә киңрәк тукталып үтәргә булдык.
Казаклар Чаллысы авыл җирлегендә тырыш хезмәт куючы Любовь Дмитриеваны бүген үз төбәкләрендә генә түгел барлык район халкына үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин, дип әйтәләр аның турында. Ул инде бу авыр һәм җаваплы хезмәтне 15 ел дәвамында күңелен биреп, яратып башкара.
Любовь Рауфовна авылда исәп-хисап хезмәткәре буларак макталган. Мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәрендә кооператив техникумында белем алганнан соң егерме елдан артык бухгалтер хезмәтен башкарган. Үз вакытында аның «Победа» колхозының абруйлы һәм таләпчән баш хисапчысы Николай Александров кул астында чыныгу алуы гына да ни тора. Шуңа декрет ялыннан соң авылның элеккеге почта бүлеге башлыгы Алина Андреева аны тикмәгә генә үз янына эшкә чакырмагандыр.
Биредә 15 ел хезмәт куюы дәверендә авылдашларына тагын да нык якынайган һәм аларың һәркайсының якын туганнарына әверелгән дисәң тә арттыру булмас. Авылның һәр йортында аны түземсезлек белән көтеп алалар. Тормыш хәлләре, гаилә сөенечләре һәм әлбәттә, эч серләре белән дә бик теләп уртаклашалар. Ул үзе дә ачык йөзле, шат күңелле һәм ярдәмчеллеге белән һәркемнең олы игътирамын яуларга өлгергән. Авылдашлары да аны үз итә, яраталар, әкъдим-фикерләренә дә колак салып аңа каршы төшмиләр.
Идрис Амитов.
Фото: Авыл офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев